Узган ел Татарстанның күп функцияле үзәге офисларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми саны 35кә артып, 287гә җиткән. Социаль әһәмияткә ия хезмәтләрнең үтемлелеге арткан, кайбер документларны, шул исәптән паспорт һәм машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү вакыты кимегән. Татарстанның күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Чит илдә ял итүне кулай күргән түрәләрне мәҗбүри «чиплаштырырга» кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев. Моның өчен ул Россия иярчен датчикларыннан файдаланырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый чараны чит илгә «шәхси эш буенча» чыгучыларга карата гына кулланырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...14 февраля будет отмечаться Международный день книгодарения.
Татарстан башкаласыннан Лисичанскига 100 тоннага якын авырлыктагы гуманитар йөк белән биш фура юлга чыкты. «Игелекле Казан» эгидасы астындагы фуралар Татарстанга шефлыкка алынган шәһәр халкына азык-төлек, төзелеш материаллары һәм автоном дизель казанын китерәчәк.
Читать дальше...
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 76 яңа очрагы ачыкланган, 31 кеше хастаханәгә озатылган. Узган тәүлектә республикада ковидтан терелгән кешеләр дә, шулай ук коронавирус корбаны булган пациентлар да теркәлмәгән.
Читать дальше...На днях на встречу со студентами Нурлатского аграрного техникума приехали представители Республиканского центра студенческих трудовых отрядов.
4 февральдә, Казанның «Туган авылым» милли-туристлык комплексында Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара - Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узачак.
Читать дальше...Встреча пройдет завтра, 4 февраля, в 14.00 в ДК «Энергетик».
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган атнада, 23-30 гыйнварда, Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һ.б. азык-төлекнең бәясе күтәрелгән. Әйтик, кыяр аеруча нык кыйммәтләнгән, хәзер аның бер килограммы 214 сум (элегрәк 202 сум иде) тора.
Читать дальше...В Татарстане изменились сроки оформления паспортов и водительских удостоверений.
Лениногорск муниципаль районының бер авыл җирлеге Советы депутаты, элеккеге фирма директорына карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган. 56 яшьлек хатын-кыз акча үзләштерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...С 4 февраля приложение «ПроРодинки» будет адаптировано под жителей Татарстана.
Яңа үрнәктәге, гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил иткән чит ил паспортлары бирүнең вакытлыча туктатылуы Татарстанда «Минем документлар» офислары клиентлары арасында киеренкелек китереп чыгармады. Татарстанның күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова ведомствоның йомгаклау коллегиясеннән соң «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.
Читать дальше...Асламбек Эжаевны ике ел элек кулга алганнар иде. Аны террорчылыкны финанслау турындагы маддә нигезендә гаеплиләр.
Коррупцион җинаятьләр кылган кешеләр дәүләтнең абруен какшата. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген судьяларның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...Былтыр соңгы биш елда иң күп күләмдә хәмер сатылуы искәртелә. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде.
Чувашиянең Урмай авылы «Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге» үзәк Җәмигъ мәчетендә яшь мөселманнар арасында викторина узды. Аны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Урмай мөхтәсибәте оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Чүп чыгарган өчен түләүне норматив буенча түгел, ә чынлыкта җыелган калдыклардан чыгып исәпләргә тәкъдим ителә.
Читать дальше...Сегодня, 3 февраля, зрители смогут посмотреть телевизионную версию концерта, посвященного открытию Года национальных культур и традиций в Нурлатском районе.
«Киләчәктә дә аңа уңышлы хезмәт итәргә насыйп булсын», - диде ул.
Казанның Совет районындагы шәхси йортларның берсендә кичә фаҗига була. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 59 яшьлек хатын игезәк туганына кунакка килә. Алар табын корып утыра һәм талаша башлый.
Читать дальше...Не нужно платить НДФЛ от продажи недвижимости, если он находился в собственности у налогоплательщика в течение минимального предельного срока владения имуществом - пяти лет.
2 февральдән Россиядә гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил иткән яңа үрнәктәге чит ил паспортларын бирү вакытлыча туктатыла. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...