Яңа ел бәйрәмнәренә Казандагы отельләрнең 80 проценты броньланган.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин Башкортстандагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы рәсми сайты яза. Бүген төнлә Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Ишбулды авылында урнашкан картлар йортында янгын чыгу нәтиҗәсендә 11 кешенең гомере өзелде . «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән кешеләрнең янгында фаҗигале төстә гомере өзелүенә бәйле рәвештә... Читать дальше...
Оештыру комитеты Туган телләр елы чараларын әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин 1 декабрьдә РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек советы онлайн утырышында катнашты. Утырыш «Советлар Союзында яшәүче халыкларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүендә мөһим фактор буларак патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү» дигән темага багышлап үткәрелде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «17 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (28 кеше), шулай ук 18 яшьтән кечерәкләр арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы азык-төлеккә бәяләр артуга бәйле мәсьәләләр буенча прокуратураның кайнар линиясенә шалтырата ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Товарларга бәяләр арту мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә, эшли башлаячак. Шалтыратуларны 18 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81... Читать дальше...
(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты булды, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте. Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциядә шундый фикерен әйтте. «Фәрит Гыйбатдиновны Татарстан һәм Чувашиядә генә түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул татар һәм чуваш халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте. Һичшиксез... Читать дальше...
В ходе сессии депутаты рассмотрели ряд важных вопросов.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкорт телендә дөньядагы иң зур ландшафттагы язманы Уфаның «Кашкадан» паркында ясаганнар. Россия рекордлар реестры вәкилләре хәрефләрнең үлчәмен (10,8×32,5 метр) һәм рекордны теркәп, шул хакта сертификат тапшырган. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә. Уфаның башкорт телендәге атамасы — Өфө сүзе электромобильдә йөрү өчен билгеләнгән асфальт юл рәвешендә эшләнгән, диелә хәбәрдә.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Чулпан Гарифуллина). Моңа кадәр коронавируслы сырхаулар белән күзгә-күз очрашып, сөйләшеп утырган юк иде. Йә телефон, йә видеоэлемтә аша тоташып, йә язышып кына… Үзләре шулай сорый иде чөнки. Чирдән калган курку тәэсир иткәндер инде, мөгаен. Йомыш чыгып, Республика клиник хастаханәсенә баргач, коронавирустан терелеп, хәзер тернәкләнеп ятучы Рауза ханым белән күрешергә туры килде. Ятучы дигәнне туры мәгънәдә аңлагыз: чирне җиңсә дә, гадәттәгечә җир җимертеп йөрер хәле юк әле аның. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә онлайн режимында хәнәфи мәзһәбе буенча квалификация күтәрү курслары ачылды. Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы оештыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Курсларда мөселманнарның үзәкләштерелгән һәм җирле дини оешма рәисләре, РФ мөселманнары Диния нәзарәте составындагы имам-хатыйблар һәм имамнар, шулай ук мөселман дини уку йортлары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре катнаша. Курслар атна саен якшәмбе көннәрендә Мәскәү вакыты белән 17.
Федераль проект экспертлары демографиянең начараюына китергән сәбәпләр турында хисап чыгарды
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстандагы янгыннан соң, Татарстан прокуратурасы республикадагы картлар йортларын тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Илдус Нәфыйков картлар һәм инвалидлар йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты. Учреждениеләрне финанслау мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. «Шулай ук вәкаләтле органнарның янгыннарны һәм башка хәвеф-хәтәрне кисәтү буенча үзләренә йөкләнгән вазифаны ничек үтәве тикшереләчәк»... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Интернетта яла яккан өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проектын Россия Дәүләт Думасына тапшырдылар. Документ парламентның түбән палатасындагы электрон мәгълүматлар базасында чыкты. Закон проекты авторы — Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин. Закон проекты нигезендә, яла яккан өчен 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең ярты еллык хезмәт хакы яисә... Читать дальше...
Наступил экватор декабря, после которого возникает предновогодняя суета.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. «Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Кошелев микрорайонындагы 7 номерлы мәктәбендә укучы балалар өчен татар теле дәресләре кертелде. Берничә атна элек анда ана теле дәресләре укытыла башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Ана теле дәресләренә йөрергә йөзләп бала теләк белдерде. Дөресен генә әйткәндә, шул кадәр булыр дип уйламаган да идек. Балаларны дүрт төркемгә бүлеп укытабыз. Алар дәресләргә бик теләп йөриләр», — ди татар теле укытучысы Миләүшә Рәхмәтуллова. Читать дальше...
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Элвин Грей концертында тамашачы битлек кимәгән һәм социаль ара калдырмаган дип белдерә
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алабугада ике җиңел автомобиль катнашында юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте кичә кичке унынчыда Округ шоссесында булган. Биредә Мурманск өлкәсеннән килгән «Фольксваген» автомобиле һәм «Лада» машинасы кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобилендә ике кеше төрле җәрәхәтләр алган. Табиблар шоферны һәм пассажирны хастаханәгә алып китте. Читать дальше...
Стражам порядка удалось установить личность предположительного угонщика и задержать его.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) 2022 елда Россиядә ир-атлар арасында волейбол буенча дөнья чемпионатының символикасын тәкъдим итте. Чемпионатны оештыручы шәһәр буларак Казанның символы итеп Кол Шәриф мәчете сурәте һәм аның фонындагы Зилант рәсеме ясалган. Волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 2022 елның 26 августыннан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ул FIVB тарихында егерменче чемпионат була. Дөнья чемпионаты матчлары Россиянең ун шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург... Читать дальше...
Әбҗәлил районы Ишбулды авылындагы пансионатта төнлә янгын чыккан. Оешманың рөхсәт кәгазьләрендә һәм янгын сүндерү системында кимчелекләр булган диелә.
В районе проходят профилактические медицинские осмотры сельского населения в рентген-кабинете мобильного автобуса по утвержденному графику.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә күп балалы гаиләләр өчен кредит бирүнең яңа программасын әзерләргә тәкъдим иттеләр. Акча җир кишәрлекләрен тәртипкә китерү өчен биреләчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Дәүләт Думасы депутаты Никита Березин РФ вице-премьеры Андрей Белоусовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен киңәйтү нәтиҗәсендә, аларга бушлай бирелгән җир кишәрлекләренә коммуникация үткәрү һәм төзелеш эшләре алып бару мөмкинлеге туачак. Читать дальше...
С 1 января 2021 года в Татарстане планируют увеличить родительские платы в детсадах.