Прокуратура Татарстанда янгында кешеләр үлеменнән соң тикшерү башлады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» Алексеевскида шәхси йорт януын хәбәр иткән иде . Янгында өч кеше һәлак булган, 16 яшьлек яшүсмер янган өйдән чыга алган. Ул хәбәр иткәнчә, йоклар алдыннан барысы да спиртлы эчемлекләр эчкән. Янгын булган урынга район прокуроры Павел Абрамов килде. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Эшне тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдән Кизнер-Казан һәм Казан-Арча шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесы үзгәрәчәк. Бу турыда «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. “2020-2021 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа графигын гамәлгә кую сәбәпле, шәһәр яны поездларының расписаениесе үзгәрәчәк”, диелгән хәбәрдә. Шулай итеп, 6423нче поезд Кизнердан Казанга 6.41 сәгатьтә кузгалачак, бу гамәлдәге расписаниега караганда 19 минутка иртәрәк. Поезд Казан станциясенә 17 минутка иртәрәк, 9,38 сәгатьтә киләчәк. Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу бәйрәм ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул-кызлары хөрмәтенә булдырылды», — диде Татарстан Президенты. Президент әйтүенчә, бу көнне без данлыклы ата-бабаларыбызны зурлап искә алабыз... Читать дальше...
Образовательный модуль пройдет с 14 по 20 декабря на онлайн платформе Zoom.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруының кайбер симптомнары пациентларда ай ярым һәм аннан да күбрәк саклана ала. Аларга арыганлык, тәм югалту, һава җитмәү һәм ютәл керә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр сүзләренчә, коронавирусның кайбер билгеләре бик озак саклана. Кагыйдә буларак, «озак уза торган Covid» авыруны җиңел формада кичерүче пациентларда һәм амбулатор дәваланучыларда күзәтелә. Әлеге феноменны яхшырак аңлар өчен, Женева университеты, Женева университет хастаханәләре... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районында янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 101нче янгын сагы номерына төнге беренче яртында шалтырату килгән - шаһитлар Горький урамындагы шәхси йорт януын хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр дүрт минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытка йорт тулысынча ут белән капланган була. 1.12 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Читать дальше...
Воспитанницы Нурлатской студии художественной гимнастики «Стремление» успешно выступили на открытом первенстве «Зимняя сказка» в Москве.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 72 сабый дөньяга килгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Кама бала тудыру йортына хатын-кызлар күрше шәһәрләрдән дә килә. Узган атнада андыйлар саны 28 булган. Хәзер хатын-кызлар консультациясендә 1486 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган балалар патологиясе бүлегендә хәзер 20 бала һәм 8 әни ята.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Мөслим районында бөтенләй уникаль тәҗрибә тупланган. Анда яңа эш башлаучы эшкуарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар казларны «арендага» алырга һәм үз көчләрен фермер ролендә сынап карарга мөмкин. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ирек Хәмәдишин фермерлык белән 2005 елда, крестьян-фермер хуҗалыгын теркәгәннән соң, шөгыльләнә башлый. Һәм берничә елдан соң ул Мөслим районында «каз магнаты» буларак таныла. Колхозның... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш район Советының дүртенче чакырылыш дүртенче утырышы ришвәтчелекне булдырмауда һәм ришвәтчелеккә каршы торуда район җирлегендә алыр барылган эшчәнлеккә багышланды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә. Җирле үзидарә органнары эшендә коррупцион куркынычларны булдырмау турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской туры элемтәдә видеокүпер аша чыгыш ясады. Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә Мәскәүдә Россия Армиясенең Үзәк академик театрында буш залда Әлмәт командасы катнашында КВН уены узачак. Бу турыда «Знамя труда» хәбәр итә. Әлмәтнең «Татнефть» җыелма командасы белән Армавирдан «Русская дорога», Ставропольдан «Михаил Дудиков», шулай ук Снежногорск шәһәре командасы җиңү өчен сынашачак. Коронавирус таралу куркынычы булы сәбәпле, тамашачылардан башка гына уен үткәрү турында карар кабул ителгән. Октябрьдә Әлмәт артистларына Вячеслав Муругов... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында Мамадышта яшәүчеләр һәм кунаклар Үзәк чыршы янына җыела ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында 19 метрлы чыршы куйдылар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Үзәк чыршыны атна азагында бизәячәкләр. Бу эш белән шәһәрнең Башкарма комитеты шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, Владимир Ленин һәйкәле янында боз шәһәрчеге төзиячәкләр, биредә үк кышкы фотозона куелачак. Мамадыш урамнарында кар сыннары пәйда була башлады. Беренче булып кар сыннарын «Квантум» Үзәк иҗат йорты хезмәткәрләре ясап куйды. Читать дальше...
"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Азатлыкка Татарстандагы ришвәтчелек турында сөйләде.