(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында Мамадышта яшәүчеләр һәм кунаклар Үзәк чыршы янына җыела ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында 19 метрлы чыршы куйдылар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Үзәк чыршыны атна азагында бизәячәкләр. Бу эш белән шәһәрнең Башкарма комитеты шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, Владимир Ленин һәйкәле янында боз шәһәрчеге төзиячәкләр, биредә үк кышкы фотозона куелачак. Мамадыш урамнарында кар сыннары пәйда була башлады. Беренче булып кар сыннарын «Квантум» Үзәк иҗат йорты хезмәткәрләре ясап куйды. Татарстанда беренче Яңа ел чыршысын Мамадышта «Яшьлек» паркында куйганнар иде. Шулай ук Җиңү паркныда да бәйрәм символы бар.