(Бөгелмә, 2 декабрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Ләйсән Йосыпова). Бөгелмәнең Яшьләр сараенда «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсының икенче этабының зона туры узды. Быел сәхнә Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнарыннан 130дан артык талантлы катнашучыны берләштерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Чирмешән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы үзәгенең көнчыгыш өлешендәге «Әкият» балалар бакчасы ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштыралар. Аның нигезен ясап, куркынычсыз, уңайлы резина плитә түшәгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче ир-атны алимент буенча 120 мең сум бурыч өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ЛДПР һәм «Гадел Россия» партияләреннән 140лап күзәтүче Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда эшләде. Алар республиканың 17 районында сайлауларның чиста узуын күзәтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Күзәтчелек советының башка әгъзалары Россия ИТ-югары уку йорты Иннополис Университетының киләчәк үсеше турында фикер алышты. Бу хакта Иннополис матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең саны арткан. Бу хакта «Татар-информ» республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Ике аккош» республика музыкаль конкурсының Гала-концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Марат Закирны Дәрдемәнднең дәвамчысы дип атады. Бу хакта ул Марат Закирның 50 яшьлек юбилеена багышланган «Фани дөнья хикмәтләре» дип аталган иҗат кичәсендә әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы видео бастырып чыгарды. Анда Татарстан бизнес-омбудсмены вазифаларын башкаручы Венера Камалова үзмәшгульләргә чек формалаштыру турында сөйли.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы мәктәп директорлары советының 2019-2020 елларга чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Азигул гомумбелем мәктәбендә «Коммуникатив универсаль уку эшчәнлеген формалаштырганда укытуның актив формаларын куллану» темасына семинары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Истанбул, 2 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан сәнгать әһелләре Ош шәһәрендә ТӨРКСОЙ оешмасы чараларында катнашты. Бу хакта ТӨРКСОЙның матбугат үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...Русия думасы рәисе Украинада кече халыкларны җәберләү бара дип белдергәннән соң, Украина Югары радасы рәисе илдә "кече халыклар" төшенчәсенең булмавын әйтте.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәре Татар мәдәният үзәгендә берьюлы ике мөһим чара – татар теле һәм әдәбияты курсларының йомгаклау ачык дәресе, шулай ук «Татарча диктант-2019» Бөтендөнья акциясе нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекнең игътибарын Казанның Яңа татар бистәсенә юнәлтергә тели. Jadid fest фестиваленең быелгы яңа программасы Яңа татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана.
Читать дальше...ДНРда украин теле дәүләт теле буларак гамәлдә кулланылмый, шуңа күрә урыс телен генә калдыру тәкъдим ителә. Мәктәпләрдә дә урыс теле генә мотлак укытылырга мөмкин.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда балалар өчен күчмә паллиатив хезмәт оештыру буенча Казан хосписы проекты Президент грантлары фондыннан финанслау алуга иң яхшы гаризалар арасына керде. Топта һәр урынга җиде проект дәгъва итте. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге Татарстан фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...2 декабрьдә Түбән Камада яңа мәчет нигезенә субай кага башлауга багышланган тантанада шәһәр мөхтәсибе Салих Ибраһимов мәчетнең айлы манарасы булачагын белдерде.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 декабрьдә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда 47 меңнән артык кеше булды, сайлауга исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 58,5 проценты килде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Белгечләр быелның гыйнвар-ноябрь айларында Түбән Камадагы экологик вазгыять турында хисап тотты. Хисап чорында Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре 3,5 меңнән артык тикшерү үткәргән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казан белән Уфа арасында турыдан-туры поездлар 9 декабрьдән йөри башлаячак. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Татарстанда BEZ-МЫ татар һәм рус телеканалы эшли башлады. Бу хакта телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 декабрендәге Сретенск районындагы һәлакәткә бәйле рәвештә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осиповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5-нче көнендә Түбән Кама шәһәренең 35нче микрорайонында «Ак каен» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Сегодня, 2 декабря, члены местного отделения Всероссийского общества слепых за круглым столом обсудили важные вопросы, связанные с проблемами незрячих людей.
(Истанбул, 2 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Ош шәһәрендә үткән ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының 37нче даими шурасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итү турында карар кабул иткән. Бу турыда ТӨРКСОЙ оешмасы матбугат үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...