30 июньдә Русия халыклары демократик конгрессы милли телләргә багышланган II конференция уздыра. Чара видеоконференция форматында 12 төбәктәге онлайн-мәйданнарда үтәчәк.
Уфада 28 июньдәге көчле яңгыр һәм давыл китергән зыянны бәяләү эшләре бара. Яңгыр берничә минут эчендә башкала урамнарын суга батырды, Росреестоның Уфадагы идарәсен су басты. Башкортстанның көньягы да көчле давыл кичерде. Кайбер биналарга зыян килде.
Башкортстан хөкүмәте республика һөнәр берлекләренә 12 июльдә Уфада пенсия реформасына каршы митинг уздыруга рөхсәт биргән.
Европа берлеге җитәкчеләре Русияне 2014 елда Донбасс күгендә Малайзиянең Боинг юлчылар очкычын бәреп төшерү өчен җаваплылыкны танырга һәм һәлакәтне тикшерүдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.
28 июнь Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале узды. Чарада 8 төркем катнашты.
28 июнь кич Акмәчеттә кырымтатар теле белгече, дистәләрчә сүзлекләр, дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеинов 80 яшендә вафат булды.
Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе ФСБ генералы Олег Феоктистовка ике млн доллар кайтару турында карар чыгарды. Әлеге акчалар Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка рившәт биреп аны кулга алу өчен тотылган.
Алексей Навальныйның энесе, "Ив Роше" эше нигезендә хөкем ителгән Олег Навальный җомга колониядән иреккә чыкты. Аны каршы алырга хатыны Виктория, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды хезмәткәрләре килде.
Алексей Навальныйның энесе, "Ив Роше" эше нигезендә хөкем ителгән Олег Навальный җомга колониядән иреккә чыкты. Аны каршы алырга хатыны Виктория, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды хезмәткәрләре килде.
Канаданың Монреаль шәһәрендә быел ике төрле Сабантуй узды. Ел саен бу бәйрәмне үткәреп килгән Монреаль татар җәмгыятеннән тыш татар бәйрәмен "Урыс дөньясы" җәмгыяте белән бергә күптән түгел оешкан "Мирас" оешмасы да үткәрде. Азатлык ике бәйрәм аермалыкларын барлады.