Алар мөрәҗәгатьне 19 июнь Думада туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенең каралуы алдыннан чыгарды.
Казан мэры Илсур Метшин дөнья футбол беренчелеге вакытында урам чараларын тыюга карата үз фикерен белдерде. Аныңча, канун бозылмый, риза булмаучылар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсен.
"Метроэлектротранс" оешмасына биш миллион сумга якын торган Audi Q7 машинасын алу "14 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән". Бу хакта оешма җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Әфсән Галәвовның Казан мэриясенең транспорт комитетына язылган хатында белдерелә.
18 июньдә галим-мәгърифәтче Илдус Әмирханны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Ул озак авыруыннан соң терелә алмады. Галимгә 77 яшь иде. Ул Казанның мөселман зиратында җирләнде. Азатлык галимне соңгы юлга мәрасимендә булды, аның белән аралашкан дуслары, көрәштәшләре белән аралашты.
Пижма является травянистым многолетним растением, который имеет прямостоящий ветвистый стебель, высота которого достигает 50-110 см. Листья у пижмы перисто-рассеченные, темно-зеленые сверху, а с обратной стороны — имеют сероватый оттенок. У этого растения длинный ветвистый корень. Цветочки, белого или желтого цвета, мелкие, собраны в соцветия-корзинки. Напоминают пуговички ярко-лимонного окраса. Растет пижма в садах, огородах, смешанных лесах, […]
17 июнь Кырымның Акъяр (Севастополь) янындагы "Максимова дача" дип аталган урында Акъяр татар-башкорт үзәге Сабантуй үткәрде. Бәйрәм гел җыр-биюдән генә торды, йола-уеннар булмады. Сабантуйда тәртипне казаклар саклап торды.
Европа берлеге шурасы Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Акъярга карата чикләүләрне тагын бер елга, 2019 елның 23 июненә кадәр озайтты.
Татар ата-аналары Путинга туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы хатларын тапшыруны дәвам итә. Татарстаннан юлланган хатлар саны 3 меңнән артты.
Кабарда-балкар һуманитар тикшерүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тимур Алоев милли телләрне ихтыяри өйрәнү канунын карауны көн тәртибеннән алуны таләп итә.
17 июнь Нью Йорк татарлары Рамазан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәмгә өлкән буын һәм яшь татар гаиләләре килгән иде. Һәрберсе чәй янына тәм-томнар алып килгән иде.
Галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирхан озак авырудан соң дүшәмбе иртәнге якта вафат булды.
По некоторым историческим данным, первыми про полезные свойства и вред шампиньонов узнали в Древнем Риме, жители которого охотно разнообразили свои блюда этим деликатесом, по вкусу очень смахивающим на благородные трюфели. Для того чтобы постоянно имелся запас этих грибов, их стали выращивать на грядках вместе с обычными овощами. После открытия того факта, что они превосходно обходятся […]
Казаннан 120 чакрым тирәсе еракта урнашкан Миңгәр авылы татар дөньясына "Төнге сабан туе" үтә торган урын исеме белән мәгълүм . Менә инде ике дистә елга якын аның аланында бик үзенчәлекле милли бәйрәмебез Сабантуй уза. Быел исә, Татарстанның иң бай гаиләләрнең берсе Миңнәхмәтовлар биредә көрәш дөнья беренчелеген оештырганнар. Миңгәр авылының сабан туе үтә торган урынын әллә каян күрергә мөмкин. Чөнки биредә, тау башында Казандагы “Сөембикә” манарасына охшаш итеп салынган кунакханә калкып тора. Читать дальше...
Федераль үзәктән милли телләргә, республикаларга басым аркасында татар телендә фәнни хезмәтләр язылу саны да, татар теле һәм әдәбиятына багышланган диссертацияләр яклау да кимегән. Татар галимнәре татар фәне үсеше туктап калганын таный, әмма бу мәсьәләдән чыгу юлын белми.
14 июнь-15 июль көннәрендә Русиядә дөнья футбол беренчелеге уза. Русия мондый чемпионатны беренче тапкыр оештыра. 64 уенның алтысы Казанда уйнала. Азатлык шушы вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.