Башкортстаннан узучы М5 машина юлының 1546нчы чакрымында, Олы Теләк авылы янында "Мерседес Спринтер" микроавтобусы белән "Ман" йөк машинасы бәрелешүе аркасында тугыз кеше һәлак булган.
Казанда галимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре татар телен саклап калу юллары турында сөйләште. Мәктәпләрдә татар телен укыту санының кыскаруында Татарстан җитәкчелеге дә, мәктәп укытучылары да гаепләнде.
Казанда галимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре татар телен саклап калу юллары турында сөйләште. Мәктәпләрдә татар телен укыту санының кыскаруында Татарстан җитәкчелеге дә, мәктәп укытучылары да гаепләнде.
Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә Русия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) татар көрәше белән шөгыльләнүчеләр йөри торган спорт залын яптырган. Моны бинада санитар таләпләр үтәлмәү белән аңлаталар.
Халыкара энергетика агентлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда АКШ эшкәртелмәгән нефть җитештерүче буларак Русияне узып китәчәк. Бу Америкада ташком (сланец) нефте чыгаруны арттыру белән бәйле диелә.
Владимир Путинның сайлау штабы президент сайлауга халык күбрәк килсен өчен "Мегаполис" дип аталган проект эшләтеп җибәргән. Анда "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары катнашачак.
Татарстаннан Паралимпиадага Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина барачак. Русиядән 30 паралимпияче Пхенчхандагы кышкы Уеннарда катнашачак. Алар да нейтраль байрак астында чыгыш ясаячак.
Ике көнлек сәфәр белән Казанга килгән АКШның Русиядәге илчесе Джон Һантсман, Русиягә кертелгән чикләүләрнең кайчан тәмамланачагын белмим, әмма мөнәсәбәтләрнең җылынуы ике як өчен дә мөһим, дип белдерде.
Ике көнлек сәфәр белән Казанга килгән АКШның Русиядәге илчесе Джон Һанстман, Русиягә кертелгән чикләүләрнең кайчан тәмамланачагын белмим, әмма мөнәсәбәтләрнең җылынуы ике як өчен дә мөһим, дип белдерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең татар театры ел ахырында яңа бинага күчәчәк дип белдерде, ә урыс театры өчен зуррак бина һәм транспорт ягыннан уңайлырак урын эзләнә диде.
АКШ финанс министры Стивен Мнучин Калифорния университетында ясаган чыгышында Вашингтон Русиягә яңа чикләүләрне 30 көн эчендә кертергә җыена дип хәбәр иткән.
АКШ финанс министры Стивен Мнучин Калифорния университетында ясаган чыгышында Вашингтон Русиягә яңа чикләүләрне 30 көн эчендә кертергә җыена дип хәбәр иткән.
26 февраль Кырым аннексиясенә дүрт ел булды. Бу уңайдан Украинада һәм дөньяның башка илләрендә төрле чаралар узды.