"Азатлык" берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан мәдәният министрлыгыннан Казанда күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыру, аның туган авылындагы музейны төзекләндерүне таләп итеп ялгыз пикетка чыкты.
Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәгенең җиле вәкиле 21 февральдә билгеләнүче халыкара Ана теле көне алдыннан 20 февральдә шәһәрдә ялгыз пикетларга чыкты.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Сүриядәге хәрби чараларда республикадан күпме кеше катнашканын белмәве турында әйтте.
Казан шәһәр хакимияте "Азатлык" татар яшләре берлегенә Гаяз Исхакыйга багышланган пикетны киләсе атнага кичектерергә яки бу атнада Юдино бистәсендә уздырырга тәкъдим иткән. Берлек вәкилләре моны язучыны мыскыллау дип саный.
20 февральдә Татарстан Дәүләт Шурасы шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлап кую турында КПРФ тәкъдим иткән канун өлгесен кабул итмәде.
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы депутатлары алдында чыгыш ясап, республикадан "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен 85 кеше чыгып киткән диде.
19 февраль Камал театрында Татарстан һәм Русиянең халык артисты Ринат Тәҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантана алдыннан мәшһүр артист Азатлыкка татар теле тирәсендәге вазгыятькә борчылуын белдерде.
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Шурасы утырышында Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерү җинаяте ачылмаганнар рәтендә тора дип белдерде.
20 февральдә Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында депутатлар республика президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны Татарстан хөкүмәте вице-премьеры вазифасына раслады.
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ теленең кирилл имласыннан латинга күчү фәрманына үзгәрешләр кертүне раслады. Яңа редакциядә апострофлар киметелде.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ана теле көне республикада рәсми дәрәҗәдә оештырылмый. Бу көндә чаралар бары тик иҗтимагый оешмалар һәм активистлар тырышлыгы белән үткәрелә.
Башкортстан басмаларында эшләүчеләр яңа тариф кертелгәнгә хезмәт хакларыбыз кимер дип борчыла. Башлык Рөстәм Хәмитовка һәм республика прокурорына да мөрәҗәгать иткәннәр. Республикадагы барлык басмаларны берләштергән Нәшрият йорты җитәкчесе Венера Хәкимова Азатлыкка әңгәмәдә хезмәт хаклары кимемәячәк дип белдерде.