19 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде. Анда сүз "татар телен мәҗбүри укытулары өчен" мораль зыянны каплату турында иде.
КФУ каршындагы Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова кайбер ата-аналарның татар телен укыту методикасыннан һәм дәреслекләрдән канәгать булмавы белән килешми. Ул бу хакта Татар-Информда узган матбугат очрашуында әйтте.
18 февраль Мәскәүнең алты мең кеше сыйдырышлы Крокус Сити Холл залында "Җан белән сөйләшү. Чикләрдән чыгып" дип аталган тамаша узды. Азатлык белән аралашкан кайберәүләр элекке тамашалар яхшырак иде дип белдерде.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Аксубайда Май чабу бәйрәмендә Татарстан байрагы төсендә карачкы яндыруга прокуратура тикшерүе уздыруны сорап республика президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать иткән.
Вконтактеда татарларны кимсетүче постлары белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Русия президенты Владимир Путиннан яклау сорап видеомөрәҗәгать чыгарган. Ул "канунсыз эзәрлекләүләрдән яклауны" сорый.
1970-80 еллар арасында Сан-Франциско татар оешмасы каршындагы якшәмбе мәктәбендә дин дәресләрен укучылар еллар узгач берләшү чарасына җыелды.
Татарстанның Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән кырымтатар Энвәр Арпатлы Карачай-Чиркәс республикасы вице-премьеры итеп билгеләнгән.
Чаллы прокуратурасы шәһәрнең 24нче санлы мәктәп җитәкчесенә беренче сыйныфка баручы баланың ата-анасы гаризасын кире каккан өчен административ эш ачкан.
Дагыстанның Кизләр шәһәрендә православ гыйбадәтханәсеннән чыгучыларга һөҗүм өчен җаваплылыкны Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алган дип белдерелә.
Америка Кушма Штатлары санкцияләр исемлегенә Русиядән яңа кешеләр кертү мөмкинлеген карый дип белдерде АКШ Дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон.