Акмәчеттә, "Жигулина роща" дип аталган урында мәчетне җимерәләр. Моңарчы монда кырымтатарларның төзелеп яткан һәм төзелеп беткән йортларын бер-бер артлы җимерделәр.
КПРФның Татарстан бүлеге 23 февраль Казанда Совет гаскәре һәм хәрби-диңгез флотының йөз еллыгына багышлап митинг уздырды. Анда президентлыкка намзәт Павел Грудининны сайларга чакырдылар.
23 февраль - ингуш һәм чечен халкы өчен матәм көне. Ингушетия Сталин депортациясе көнен матәм чаралары белән уздыра. Чечняда исә бу көн рәсми рәвештә инде бишенче ел билгеләнми, ләкин шулай да респбулика башлыгы Рамзан Кадыров үзенең телеграм каналында Сталинны каргап пост чыгарды.
Алинә Заһитованың Олимпия уеннарында алтын медаль яулавына Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр "үзенчәлекле реакция" күрсәтте.
Алинә Заһитованың Олимпия уеннарында алтын медаль яулавына Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр "үзенчәлекле реакция" күрсәтте.
Роскомданзор "Яднекс.Дзен" хезмәтен Михаил Ходорковскийның "МБХ медиа" каналына керүне чикләүне таләп итә. Таләп үтәлмәгән очракта канал ябылырга мөмкин диелә.
Алинә Заһитова Олимпиадада хатын-кызларның ялгыз шууында алтын медаль яулады. Бу - Русиянең беренче алтыны. Икенче урында Евгения Медведева, өченчедә - Канададан Кейтлин Осмонд.
9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп бара.