“Казанда чүп яндыру заводына каршы. Калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү яклы” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт янәдән пикетлар оештыра башлады. Көн саен хәрәкәт вәкилләренең берсе Ирек мәйданында Министрлар кабинеты каршында плакат күтәреп басып тора.
Мәктәпләрдә урыс телен "ана теле" буларак сайлаучыларга әзерләнгән яңа програмда урыс теленә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Баласына ана теле дип урыс телен укытучы татарлар да бар.
Зәй районы мәхкәмәсе былтыр июльдә Зәйдә казага очрап, 14 кеше үлгән автобус йөртүчесе Александр Ижмуковны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 29 ел тулган көн Казанда гадәттәгечә митинг белән искә алынды. Әфганчылар арасында бүгенге Сүриядә барган сугышны, Украинадагы хәрби низагны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар.
Мөһаҗирләрне вакытлыча тоту урынында ярты ел торган "Новая газета" журналисты Али Феруз Русиядән киткән. Аңа өченче илгә чыгу рөхсәт ителгән иде.
Сөембикә ханбикә исеме Казан урамнарының берсенә һәм метроның икенче линиясендә булачак станциягә бирелергә мөмкин.
Татарстан хөкүмәте патриотик тәрбия бирүнең координация шурасын булдырды. Аны республика премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкләячәк.
15 февраль Казанда Һади Атласиның үтерелүенә 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу җыены узачак. Ул Ленин бакчасында репрессия корбаннары һәйкәле янында үтәчәк.
Флориданың көньягында урнашкан Паркланд шәһәренең бер мәктәбендә 19 яшьлек егет кешеләргә ут ачкан. Шәһәр шерифы сүзләренә караганда, ким дигәндә 17 кеше һәлак булган.