4 февраль Мәскәү татарлары "Штабы"нда "Милли элитаны үстерү юллары” дип аталган темага очрашу булды. Очрашуга белгечләр буларак Казаннан сәясәт белгече Руслан Айсин, язучы-журналист Искәндәр Сираҗи, Мәскәү фәннәр академиясе каршындагы Шәрыкны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов, Мәскәүнең “Бердәмлек” яшьләр оешмасыннан Римма Гомәрова чакырылган иде.
Рәфис Кашапов әлегә кайсы илдән сәяси сыену сораячагын хәл итмәгән. Ул Русиядә аны кабат төрмә көтә дип шикләнә һәм кайтырга җыенмый.
5 февраль – Башкортстан һәм Татарстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне. Быел аның 100 еллыгын Башкортстанда зур концерт, Дүртөйледә һәм туган авылы Миңештедә очрашу, искә алу кичәләре белән билгеләп үтәчәкләр.
Казат хакимияте "Азатлык" татар яшьләре берлеге 7 февральдә шәһәрнең Бауман урамында Татарстан туграсы көненә багышлап уздырырга җыенган пикетка рөхсәт бирмәгән. Бу көнне анда башка чара уздырылачак дигән сәбәп күрсәтелгән.
Рәфис Кашапов шәхси планнарына бәйле Киевка киткән һәм әлегә Русиягә кайтырга җыенмый. 7 февральгә Чаллы мәхкәмәсендә аны күзәтү астына алу мөрәҗәгатен карау билгеләнгән.
5 февраль Татарстан көчле буран астында калды. Юллар ябылды, авиаочышлар тоткарланды, метрода, автобусларда чиратлар барлыкка килде, машиналар ишегалларыннан чыга алмый батып калды, кайбер районнарда электр тәэминаты өзелде.
Казан мэриясе чуаш һәм мари телләрен ана теле буларак бары якшәмбе мәктәпләрендә генә өйрәнү мөмкин дип белдерә.
Казанда дүшәмбе иртәнге якта "Оргсинтез" корылмасында янгын чыкты. Яраланучылар юк, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәгән дип белдерелә.
Русиядә узган елда интернет иреген чикләүнең 100 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы хисабында белдерелә.
Татарстан Фәннәр академиясе интернетта "TATZET" дип аталган татар теленең зур электрон тупланмасын булдыра. Ул "татар телен интернет челтәре аша популярлаштыру максатыннан эшләнә", диелә.
Мало кто задумывается о важности автомобильных дворников в зимний период. Ну, мотаются они туда-сюда, маячат перед глазами, что в них особенного и какая разница какие они. А бывает такое, когда едешь по дороге зимой, идет снег с дождем, еще впереди идущие фуры закидывают вам лобовое стекло «кашей» из под своих широких колес, но ваши дворники, […]
Внезапный разрыв шины происходит редко, но это очень опасно. Что может быть причиной? Как правило, мы имеем дело с долговременным пренебрежением правилами эксплуатации и хранения шин, а также отсутствием регулярного осмотра шин на износ. Ущерб от взрыва шин можно получить не только из-за халатности. Неожиданный выстрел также может быть следствием наезда с большей скоростью на […]
Халыкара Олимипия комитеты (ХОК) комиссиясе күптән түгел Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) тарафыннан акланган Русиянең 13 спортчысын һәм ике тренерын Пхенчханда узачак кышкы уеннарга чакырудан баш тартты.
Напитки для бодрости Начнем с одного из самого известного способа — кофе, лучше с лимоном. Однако есть риск, что после сытной трапезы этот кофеиновый напиток возымеет обратный эффект, и водителя начнет клонить в сон. К тому же эффект кофе довольно кратковременный. Можно также выпить энергетики, но врачи предупреждают, что такие напитки могут нанести вред организму, […]
Бу атнада Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары башлана. Азатлык бу уеннарда катнашачак татар спортчыларын барлады.
Төньяк Осетия мәктәпләрендә осетин телендә белем бирү туктатылмаган. Анда да прокуратура мәктәпләрнең уку програмнарын тикшергән. Осетинча укыту хәзер мәҗбүри түгел, әмма урыслар да гариза язып балаларын осетин теленә атнасына 3-4 сәгать укыта. Азатлык бу республикада осетин теленең мәктәпләрдә ничек укытылуын белеште.