Алтын Урданың Сарай-Бату шәһәрендә археологик казу эшләре нәтиҗәсендә табылган корылмаларны туристларга күрсәтү тукталган. Әстерхан губернаторы тарих бозылган "Орда" фильмы өчен төзелгән реконструкциягә күпләп туристлар җәлеп итәргә чакырып, җәмәгатьчелектә һәм галимнәр арасында зур ризасызлык тудырган.