29 гыйнвар Уфада "Рост-капитал" кулланучылар кооперативы эшен караучы мәхкәмәнең чираттагы утырышы узды. Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан өлкән яшьтәге 60лап кеше әлеге оешмага акча салып алдануларын белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Акчаларының елына 24 процентка кадәр артачагы турында вәгъдәләргә ышанып алар җыелган акчаларын әлеге кооперативка биргән булган. Кайберәүләре хәтта бурычка алган акчаларын да салган. 600 мең сумга якын акча салучылар да булган. Хәзер инде алар мәхкәмә аша шул акчаларның бер өлешен генә булса да кайтарып булмасмы дип өметләнә.