Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путинның сайлау штабы иҗтимагый кабул итү бүлмәләре 12 меңән артык мөрәҗәгать кабул иткән

Россия Президентына кандидат Владимир Путинның сайлау штабы иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшли башлаганнан бирле гражданнардан 12 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Аларның барысы да Үзәк сайлау штабында туплана. Мөрәҗәгатьләр арасында беренче урында безнең кандидатка уңышлар теләү һәм хуплау сүзләр тора», - дип сөйләде Путинның сайлау штабы рәистәше Владимир Машков.

Штабның икенче рәистәше, Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш табибы Марьяна Лысенко билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр арасында социаль ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык чаралары буенча да сораулар бар.

«Алар тискәре дип әйтә алмыйм, әмма, һичшиксез, тормышны яхшырак итү тәкъдимнәре күп», - диде ул.

Путинның сайлау штабының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 9 гыйнварда бердәм call-үзәк белән бер үк вакытта эшли башлады. Гражданнар тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тәүлек буе 8-800-301-21-85 телефоны аша җиткерә һәм vopros@putin2024.ru электрон почтасы адресына җибәрә ала.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, ул агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге Президент Владимир Путиннан кабул ителде.
  • Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) кертелгән инде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus