«Икътисад нинди, бюджет шундый»: Дәүләт Советында 2026 елга бюджет турында фикер алышалар
ТР Дәүләт Советында 2026-2028 елларга бюджет проектын карауга керештеләр. Беренче булып төп финанс документы буенча Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты фикер алышты. Элеккечә үк, социаль өлкәгә чыгымнарның артуы көтелә. Кайбер күрсәткечләр РФ бюджетыннан акча кергәннән соң үзгәрәчәк. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.