Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә.
Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак.
Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары» почта аша килеп җиткәнче шактый көн үтә. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә. Читать дальше...