Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!


Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакьлек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты  өметләрен баглаган. Коткаручының дөньяга килүе – бөек сер. Әлеге серне белүгә ирешкән христианнарның бакыйлыкка инануы,  хакыйкатькә омтылышлары һәм якыннарына карата ихлас ярату хисе ныгыганнан-ныгый бара. Шул ук вакытта Христос тууны бәйрәм итү ана һәм бала, ир һәм хатын арасындагы гүзәл  мөнәсәбәтләр,  шәфкатьлелек һәм кече күңеллелек кебек мәңгелек идеаллар гәүдәләнеше булган зур хәзинә – гаилә традицияләренең какшамаслыгын ачык күрсәтә.

Төрле милләт вәкилләре, төрле дин тотучылар дус һәм тату гомер кичергән Татарстанда нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм иҗади үсешкә омтылуыбыз аеруча зур әһәмияткә ия.

Рус дәүләтендә христиан динен  керткән, апостолга тиңләштерелгән  бөек кенәз Владимирны бөтен ил күләмендә олылап искә алу рухында узган 2015 ел  Татарстанда   православие динендәгеләр тормышының аерым бер сәхифәсен тәшкил итте. Тарихи гыйбадәтханәләрне торгызу һәм яңаларын төзү дәвам итте, православие мәдәнияте өлкәсендә күпсанлы вакыйгалар булып узды.

Яңа ел да вакыйгаларга бай булыр кебек. Богородица монастыреның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча эш башлау шуларның, һичшиксез, иң  әһәмиятлесе булачак.

Әлеге һәм башка күп кенә игелекле гамәлләрдә бергәләп катнашу безнең киләчәктә эзлекле үсешебезгә һәм иминлегебезгә нигез булачак дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән бәйрәмчә рух күтәренкелеге, үз көчегезгә ышаныч, илгә-көнгә тынычлык, муллык һәм бәрәкәтле гомер телим!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus