Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа елдан нәрсәләр яңача булачак?

Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре.
2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак.
 
1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак.  Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары» почта аша килеп җиткәнче шактый көн үтә. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә.
 
 
Яңа елдан пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең күләме үзгәрә. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга ул – 280 сум, азрак керемле пенсионерларга 427 сум булачак. Юлда йөрү өчен бердәм айлык социаль билет олыларга – 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.
 
2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыккан хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 50 процент ташламадан, телефонга түләгәндә, субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый.
 
Киләсе елның 1 февралендә эш­ләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексация­ләнәчәк. Хезмәт куючы пенсионерларга бу яңалык кагылмый.
 
Балалар бакчасына түләү арта. Бәяләр уртача 8 процентка күтәреләчәк.
 
1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү бәясе арта. Газга бәя арту – 7,5, электр уты өчен – 7, су белән тәэмин итү һәм канализация – 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент тәшкил итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus