Татарстанның күрше төбәгендә май аенда яуган карны видеога төшергәннәр
Социаль челтәрләрдә Башкортстанда төшерелгән видео чыкты.
Видео авторы сүзләренчә, май уртасында яуган кар республиканың Белорецк районында төшерелгән.
Видеода торак пунктта кар яуганы күренә, әйләнә-тирәдә ап-ак кар ята. Автор мондый буранның кышын да булмавын әйтә.