Казанда фатирга бәреп кергән ир-ат үсмер кызны һәм аның анасын көчләгән
20 октябрьдә көндез Казандагы Юдино бистәсендәге фатирга ир-ат бәреп керә һәм шунда яшүсмер кызны көчли. Аннары кызның анасын да көчли һәм тоткын итеп ала. Әлеге җинаять турыыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Ир-ат элек таныш булган хатыны арендалап яши торган фатирга килә. Ул пычак белән яный, хатынның ике баласын — 13 яшьлек улын һәм 17 яшьлек кызын — бәйләп куя. Бу вакытта балаларның анасы өйдә булмый. Анасы кайтканчы, җинаятьче таныш хатынының кызын көчли. Аннары хатын үзе дә кайтып кергәч, ир-ат аны да көчли. Шуннан соң ул хатынны машинага утырта һәм кача. Ул корбанын республика чигеннән алып чыгып китә.
«Перехват» планы игълан ителә. Полиция хезмәткәрләре бу кешеләрне Марий Эл Республикасындагы Сотнур авылында таба.
Хәзер таныш хатынын һәм аның үсмер кызын көчләгән әлеге ир-аттан сорау алалар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Сорау алганда ир-аттан исемен әйтүен һәм үзен ни өчен тоткарлауларын сорыйлар. «Үзем дә белмим», — дип җавап бирә ул. Ләкин бераз дәшми торганнан соң, үзен гаепли торган җинаятьләрне сөйли.
Ир-ат гаебен танымый, үзен тоткарлау белән килешмәвен дә белдерә.
«Балигъ булмаган баланы көчләү», «кеше урлау» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Татарстан прокуроры әлеге җинаятьне тикшеренүне үз контролендә тота, диелә бу хәбәрдә.