Ялтада Советлар Союзы Героев Гали Мәҗитовка истәлек тактасы ачылды
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Бүген ул Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, чарада геройның улы һәм оныклары да катнашкан. «Гали Әхмәт улы сугыш герое. Ул яшь буынны тәрбияләүгә дә зур өлеш керткән кеше. Күп еллар ул ДОСААФ оешмасын җитәкләгән, авиация техникумында укыткан, мәктәп укучыларына лекцияләр укыган. Бу хөрмәткә лаек», — диде Васил Шәйхразиев. Шулай ук Мәҗитов урамы янындагы скверда Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка бюст ачу да планлаштырыла.