Марий Эл республикасының Бәрәңге районында «Якташлар» исемле татарча газета чыга
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы «Наша жизнь» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин үз акчасына республика күләмендә «Якташлар» исемле татарча газета чыгара башлаган. «Республика күләмендә татарча газета чыгару турында ике ел хыялланып йөрдем. Үз халкым өчен файдалы эш эшлисем килде. Октябрь аенда газетаның беренче номеры басылып чыкты, ноябрьдә — икенче саны, декабрь аенда өченче саны дөнья күрде», — ди Фәнил Мусин. Бүгенге көндә газета 990 данәдә басыла. Читать дальше...