Татарстанның Дәүләт Советы депутаты: «Бу мода күрсәтү тамашасында ярымшәрә кызлар юк»

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты: «Бу мода күрсәтү тамашасында ярымшәрә кызлар юк»

«Корстон»да «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында танылган модельерлар катнашында мода күрсәттеләр. Чараны тамаша кылучылар арасында «Интертат» журналисты да булды.

Форумның һәм тамашаның исеменнән үк әдәп белән дин төшенчәләрен пропагандалаган чарада булганымны аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, дин тәгълимате буенча мода күрсәтүләрне берәүләр хурласа, икенчеләр хуплый! Тик тыйнаклыкка өйрәтүче ислам диненә бу гамәлнең зыяны юктыр?

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Озын сүзнең кыскасы, чара ничек үтте соң?

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

Депутат Алсу Тарханова фикере нинди?

Әлеге чараның югары мәдәниятле, сәнгати зәвык белән оештырылганын ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да ассызыклады. «Бик матур, искиткеч дәрәҗәдә оештырылган тамаша. Сокланып карыйбыз. Биредә чын ислам, тыйнаклык модасын күрәбез, ярымшәрә килеш мода күрсәтүче кызлар юк, һәм бу бик дөрес», — диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әдәпле моданы Россия, Мисыр, Индонезия, Малайзия, ОАЭ, Сенегал, Франция һәм СНГ илләре дизайнерлары тәкъдим итте. Төрледән-төрле коллекцияләрне күрдек. Барлыгы 10 дизайнер коллекциясе тамашачы хөкеменә чыгарылды.

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

Мода күрсәтү тамашасы Франция дизайнерының «Dalinda» коллекциясен тәкъдим итүдән башланды.

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

Замана модасы хакында чит ил коллекцияләре хуҗалары...

«Мин Россиягә мөселман хатын-кызлары өчен киемнәрдән торган коллекциямне тәкъдим итәргә килдем. Мөселман илләренең мәдәниятенә сокланам. Россиягә килүемә бик шатмын. Европада яшим, мөселман хатын-кызы булуым белән чиксез рәвештә горурланам», – дип сөйләде Париждан дизайнер Dalinda CHOUL журналистларга.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу коллекциям шул ягы белән үзенчәлекле — монда бөтен гарәп илләре, мөселман дөньясы модасы чагылыш таба. Сез әлеге коллекциямдә Европадагы гадилекне һәм Көнчыгыштагы зәвыклылыкны тоя аласыз», — диде ул.

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

«Коллекциям «Хатын-кызны эзләгез» дип атала. Һәрбер ханым күңелендә — зур хыяллары белән яшь кыз. Мин үзем, скульптор буларак, бүген җөйсез кием-салым тәкъдим итәм. Коллекциям хатын-кызның күңелен, аның хис-тойгыларын сурәтли. Иң мөһиме — заманадан калышмаска. Коллекциямне көчле рухлы хатын-кызларга багышлыйм. Минем бренд тарихка бәйләнгән. Модельләрдәге киемнәр тулысынча йоннан, табигый материаллардан, төрле фактуралар белән буялган ефәктән ясалган. Мин скульптур киемнәр дип әйтер идем», — диде «Рождение мотылька» дигән Кыргызстан бренды авторы Нурзат Жээнбек.

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

«Без Дубайдан «Moda Safi» мода бюросын тәкъдим итәбез. Экологик яктан сыйфатлы, икенчел материаллардан киемнәр җитештерәбез. Без уйлавыбызча, хәзерге чор хатын-кызы киеме тыйнак, иясенең гүзәллеген чагылдырган булырга тиеш. Әлеге вакытта без синтетик полиэстр да кулланабыз, әмма экологик тукымаларга күчеп барабыз. Монда күрсәткән коллекциябезне 3 ай тектек. Киемнәребездә төрле ислам мотивларын күрәсез. Моны без ислам архитектурасы белән илһамланып иҗат иттек. Коллекциябезне эшли башлаганчы без кулланучыбызның мәнфәгатьләрен күзаллыйбыз. Без Якын Көнчыгыш модасын күзаллап эшләргә тырыштык», — дип бәян итте Сакеб исемле дизайнер егет.

Казанда да брендлар яңгырдан соң гөмбә шикелле үсеп чыгып тора

Бу күренеш бик яхшы да ул! Кем әйтмешли, үзебездә җитештерелгәне мең тапкырга әйбәт.

«Татар милли һәм ислам модасы бер-берсе белән бик охшашлар. Аларның эчтәлегендә бер мәгънә бар. Коллекциям бик кызыклы, берничә блоктан гыйбарәт. Һәрбер коллекциямдә тарихи орнаментлар, элементлар кулланырга тырышам», — диде «BURO BANU» брендын булдыручы Казан дизайнеры Элара Шәйхи.

Югары дәрәҗәдәге мода тамашасына барып гаҗәпләндем...

Гадәттә, мондый зур, теркәү аркылы, фейс-контроль аша үтә торган чараларга кергәндә, ишек төбендә теркәүче кызлар программа яки брошюра тоттыра иде. Тик, бу юлы күпме сорасам да программаны, телефоннан исемлекне генә күрсәтә алдылар... Теркәү өстәлендә яткан брошюра хакында сорагач, күз алдымнан алып кую ягын карадылар.

Тагы бер борчу тудырган мәсьәлә – матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тәгаенләнгән урыннар хакында иптәш волонтерларның белмәве яки бу урыннарның бөтенләй булмавы…

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

Ә тулысынча күзаллаганда, чара заманча алымнар, стильләр белән эшләнгән иде. Подиумдагы манекенщицалар гына түгел, ә залдагы тамашачыларның күпчелеге мода сулышын күзәтеп баручылар икән.

Музыкаль яктан чараны Yatmas Dusai проекты бизәде. Тамашада заманча мода да, Шәрык мәдәнияте дә чагылыш табып, бер микс булган кебек тоелды. Әлбәттә, мондый мода күрсәтү тамашалары бик кирәкле эш, әле кайчан чит ил модельерлары иҗат иткән яңа стильләр белән танышыр идек. Мода күрсәтү әле бер хәл, ә ул мода халык күңелен яулый аламы? Яуласын, гүзәл затларыбызның нәфислеген күрсәткән бу кием-салымнар коллекцияләре киң кулланышка керсен, дигән теләктә калабыз.

Фото: © «Татар информ», Михаил Захаров

  • Мода күрсәтү мәҗлесендә Россияне BURO BANU (Казан) һәм Мәскәү мода атналыгы резидентлары – Zuhat (Мәскәү) һәм ALENA MUSAEVA (Волгоград) тәкъдим итте. Чит илләрдән BRICS Fashion Summit Hany El Behairy (Мисыр), Melinda Looi (Малайзия), MONIKA JUFRY (Индонезия), Dalinda Paris (Франция), Moda Safi (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Senegal Fashion Show (Сенегал), шулай ук Nurzat Zheenbek (Кыргызстан) брендлары, коллекцияләре белән таныштык.

  • «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында мода күрсәтүдән фоторепортаж

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Волгограде, в Волгоградской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Волгограде

Ria.city

Битва титанов и молодого таланта

На базе отдыха в Волгоградской области в колодце нашли два трупа - мужчины средних лет и парня

Первую помощь депутату Госдумы Езубову после ДТП оказали очевидцы

Двухдневный тропический шторм вот-вот обрушится на Камышин сегодня, 13 июня

Музыкальные новости

Участники акции "Сад памяти" провели флешмоб ко Дню России

Выставка «Леонардо ракетного мира» открылась в Реутове

Путин обратился с приветствием к участникам Спортивных игр стран БРИКС

ЦБ РФ: сделки с долларом и евро продолжат совершаться на внебиржевом уровне

Новости Волгограда

РИА Новости: депутат Госдумы Езубов попал в ДТП возле Истры

Битва титанов и молодого таланта

Группа ПОЛИПЛАСТИК начала выпуск новой продукции для АПК – капельной трубки Rivulis D5000

На базе отдыха в Волгоградской области в колодце нашли два трупа - мужчины средних лет и парня

Экология в Волгоградской области

Петербургский Пушкинский бал

Chloé, коллекция Resort 2025

Захарова: армянам - нота, апшеронцам – «да»

Более 3 тысяч ВИЧ-позитивных пациентов получили за год комплексную социальную помощь в Свердловской области

Спорт в Волгоградской области

Мирра Андреева может стать новой Марией Шараповой

Блинкова вылетела с турнира WTA в Хертогенбосхе

Александрова вышла во второй круг турнира WTA в Хертогенбосе

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира

Moscow.media

«Байкал Сервис» снижает тарифы из городов Дальнего Востока

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 308,9 тысячи детей в Московской области получают единое пособие

Больше функций для комфорта: беспроводные клавиатуры Fstyler FBK26C AS, FBK27C AS и FBK36C AS от A4Tech

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»











Топ новостей на этот час в Волгограде и Волгоградской области

Rss.plus






Золотые часы от Министерства обороны за вклад в развитие Кадетского движения России!

Группа ПОЛИПЛАСТИК начала выпуск новой продукции для АПК – капельной трубки Rivulis D5000

Первую помощь депутату Госдумы Езубову после ДТП оказали очевидцы

РИА Новости: депутат Госдумы Езубов попал в ДТП возле Истры