Чардаклы районы Сабантуе 28 майда ипподромда була
28 майда Чардаклы район үзәге ипподромында Сабантуй бәйрәме узачак. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналда хәбәр итте.
Программада көрәш ярышы, ат чабышы, концерт тамашасы, милли ризык күргәзмәсе һәм башка күңел ачу чаралары каралган.