Ульяновскида милли кинематография фестивале «Кире» фильмы белән ачылган
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россиядә кино көне кысаларында Ульяновскида милли кинематография фестивале ачылды. Программада рус, татар, чуваш, мордва, азәрбайҗан, әрмән һәм башка телдәге дистәләгән нәфис фильм бар. Фестиваль Казан режиссеры Илсөяр Дамаскинның «Кире» исемле картинасы белән ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Мондый фестиваль Ульяновскида беренче тапкыр уздырыла.
«Күренеп тора, сез туган тел өчен борчыласыз, кайгырасыз. Минем уйлавымча, сезнең яшегезгә карап татар теленең әле 70-100 елдан соң да саклануына минем шигем юк», — ди Ульяновск өлкәсе мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Софонов.
Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгенья Сидорова сүзләренчә, әлеге фильм туган телне саклау, аны гаиләдә куллануда кешеләр белән аралашуда шактый гына уйланырга да мәҗбүр итә.
«Шәһәрдә карантин режимы булу сәбәпле, тамаша залында буш урыннар да байтак. Шулай да анда чын кино сөючеләр утыра иде. Әле кино тәмамлангач та, алар ярты сәгатьтән артык фильмны эшләүчеләргә сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр», — дип яза Рәмис Сафин.
27 августта ачылган фестиваль өч көн дәвам итә. Кинофестиваль картиналары Ульяновск шәһәрендә генә түгел, ә татарлар яши торган районнанрда да күрсәтелә, диелә хәбәрдә.