Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» дигән бәйге игълан ителде
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). «Өмет» газетасы редакциясе Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте һәм «Сембер» бизнес-клубы белән берлектә «Авылым мәчетенең тарихы» дип исемләнгән иҗади конкурс игълан итте. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан үткәрелә. Конкурска язмалар 2022 елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 432000, Ульяновск, а/я 5103, «Өмет» газетасы. Электрон почта: Ishakhalimov@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-22) 42-09-61. Читать дальше...