Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Дилә Нигъмәтуллина самолетта бик нык курыккан: «Бөтен белгән догаларымны укыдым»

«Алга» хатын-кызлар футбол командасы составында уйнап, Уфадагы турнирдан кайтып килешли, җырчы Дилә Нигъмәтуллина бик үк күңелле булмаган вакыйгаларга юлыккан. Башта шактый озак вакытка рейсларын тоткарлаган булсалар, соңыннан ул һәм башка җырчылар утырган самолет көчле турбулентлыкка эләккән. Бу хакта Дилә Нигъмәтуллина үзенең сторисларында сөйләде.

«Ноябрь аенда Казандагы триумфаль җиңүебездән соң, безне Уфага матч-реваншка чакырдылар. Командабызның яртысы машинада китте, ә яртысы, шул исәптән мин дә, самолетка билетлар алдык. Уфага вакытында килеп җиттек, барысы да әйбәт узды. Уфада ике актив көн үткәреп, җиңү яулап, кайтырга әзерләндек. Бу сәфәр шундый ук яхшы нотада тәмамланырга тиеш иде. Ләкин, Аллаһы Тәгәләнең үз планнары булган икән.

Башта безнең рейсны ярты сәгатькә тоткарладылар. Соңыннан Уфа вакыты белән төнге сәгать икедә очып китәчәгебезне әйттеләр. Әмма безне ресторанга кайнар аш алырга чакыргач, барысын да аңладык. Барыбызның да башында миллион уй бөтерелде, борчыла башладык.

Сәгать икедә безне самолетка утырттылар. Ләкин Казан аэропортының самолетларны кабул итмәвен әйтеп, авиакомпания безне Түбән Камага алып кайтырга булды. Аннан автобус белән Казанга кайтарырга вәгъдә бирделәр.

2.30 сәгатьтә без очып киттек һәм безнең самолет турбулент зонасына эләкте, бик каты селкенә башлады. Аеруча курка торган кешеләр тормышлары белән бәхилләшергә дә өлгерделәр. Дөресен әйтәм – минем дә башымда: «Кемдер бу самолетка утырмады бит, шушы аларны коткарып калачак… Ә без утырдык», – кебек хәвефле уйлар бөтерелде.

Аллаһка шөкер, озак очарга туры килмәде. Бөтен белгән догаларымны укыдым. Җиргә төшкәч, үзем өчен нәтиҗәләр ясадым.

Шул дәрәҗәдә арган булганмын, автобуста юл буе йоклап кайттым. Юлдагы куе томан да, берни күренмәү дә инде мөһим түгел иде.

Бу минем өчен иң озак һәм эмоциональ яктан авыр кайту юлы булды», – дип яза ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus