Яшьләр Атнабайны укый: «Ә без аның үзен яхшы беләбезме икән?»

«Таштан юкә суелганмы, әллә Юлай әдәби мохиткә чумганмы?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Дөресен әйтим: чарага курсташым, КФУ студенты һәм радиожурналист Гөлназ Рәшитова чакырганга бардым. Ул бу кичәнең алып баручысы да иде – күреп кайтырга булдым. Әлеге очрашу мәшһүр шагыйрь, әдәбиятыбызның йөзек кашы Әнгам Атнабаев истәлегенә багышланды.

Язучылар берлегенең икенче катына күтәрелгәнче үк, тамашачыны музыка каршы алды: гардероб янындагы рояльдә Руслан Габбасов белән Диләрә Нәбиуллина «Галия белән Заһир җыры»н кабатлый иде. Аларга концертмейстер Анна Землякова ярдәм итә.

Залга керүгә, яшьләрнең дәрте сизелде. Бу залдагы чараларда булырга туры килгән иде, гадәттә халык сирәк җыела. Бу юлы исә – кеше күп күренә!

Кичә бөек Атнабайның «Уфа-Казан» шигыре белән башланып китте. Әнгам Атнабаев – әдәбият күгендәге кабатланмас йолдыз. Аның иҗатын халык аеруча ярата, еш кына чараларда аның шигырьләре яңгырый. Әдипне язмыш иркәләмәсә дә, ул бу дөньяга шигърияттә якты эз калдыру өчен килгән диярсең.

«Әнгам Атнабаев, Атнабай... шигъри сүз угын туры төбәп атса да, кыек төбәп атса да, ул барыбер укучының йөрәк уртасына барып кадала. Я әрнетә, я шифалы дару булып тәэсир итә – уйландыра-сызландыра, сөендерә-көлдерә», – дип язып калдырган шагыйрь, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, Әнгам Атнабаевның дусты Рим Идиятуллин.

Заманында Атнабай Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы каршындагы әдәби түгәрәкне җитәкли. Фәкать Атнабаев Рим ага язмаларында шигъри очкын күрә, фатихасын бирә. Менә шундый була ул Атнабай, үзеннән соң менә шундый якты эзләр калдыра.

Алдан ук әйтеп китим, әдәби кичәдә бер генә дә өлкән буын язучысы, олпат шагыйрь халкы сәхнә түренә менмәде. Аның каравы, алар залда тыйнак кына тамаша кылып утырдылар.

«Ә без Әнгам Атнабаевның үзен яхшы беләбезме икән?»

Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елда язылса да, алар бүген дә актуаль, узган гасырның 50нче елларында күтәрелгән проблемалар бүген дә бар. Ә без Әнгам Атнабаевның үзен яхшы беләбезме икән? Нинди ул, без белмәгән Атнабай, – дип сүзен башлады Гөлназ һәм кичә дәвамында Атнабайның гомер юлы, тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырып барды.

Тумышы белән шагыйрь Башкортстан якларыннан була. Аның Танып буйларына багышланган җырын тыңлау гына да җитәдер. Ул җырны концертта Айзилә Гарифуллина башкарды, ә баянда Дәниф Сәфиуллин иде.

Казанда булганда Әнгам Атнабаев Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис кебек күренекле әдипләр белән таныша, үзенең әле өлгереп җитмәгән шигырьләрен укый, киңәшләр ала. Шулай да күренекле язучының тормышында иң балкышлы мизгелләре Уфа чорына туры килә.

Әнгам Атнабаев турында менә ниләр белдек бу кичәдә:

Әнгам һәм аның тормыш иптәше Сәвия Уфага киләләр. Һәм икесе дә «Кызыл таң» редакциясенә эшкә урнаша. Шул вакытта, Әнгам Атнабаев язмышында, Казандагы әдәби мәктәптән соң, Уфа чоры башлана. Атнабаев үзе дә: «Аңлы иҗатым «Кызыл таң»да башланды», – ди. Редакциягә эшкә урнашу белән Атнабаев үзенә Башкортстан картасын сатып ала. Чөнки ул үзенә республиканы иңләп, буйлап чыгуны максат итеп куя. Үзе булып өлгергән урыннарның исемнәре астына кызыл карандаш белән сызып бара. Һәм «Кызыл таң»да эшләгән елларда карта бөтенләй «кызарып» беткән була.

Атнабаев күп йөри, күп яза. Шул ук вакытта шелтәләр дә ала. Шелтәле командировкаларны ул 1996нчы елда язылган публицистик әсәрендә искә ала. Менә шуларның берсе: «Урак батырлары турында репортаж язарга дип, мине Кырмыскалы районына командировкага җибәрделәр. Ләкин мин нишләптер Кырмыскалы урынына Кушнаренко якларына барып чыктым. Һәм анда берничә көн йөреп, шактый шигырьләр язып кайттым. Аларны бастырдылар, ләкин редакция биремен үтәмәгән өчен шелтә дә белдерделәр», – дигән Әнгам Атнабаев.

Аның икенче канаты – драматургия. Бу хакта ул Һади Такташ поэмасындагы ике «мин»ле Мохтар бабайны искә алып: «Мин дә икәү: берсе бу дөньяга гашыйк шагыйрь йөрәге белән карый, икенчесе шул дөньядан шагыйрь йөрәген тетрәтерлек драматик һәм трагик вакыйгалар эзли. Ләкин алар Мохтар бабаның «мин»нәре кебек, бер-берсенә каршы түгел, ә бер-берсен тулыландыралар, бер-берсенә булышалар», – дигән ул.

Әдәбият белгечләре Әнгам Атнабаевның драматургиягә килүен 1959нчы елда язылган «Ул кайтты» драмасыннан башлап карый. Бу бик дөрес тә түгел, чөнки моңа кадәр дә ул драматургия белән бик яхшы таныш булган, байтак кына драма әсәрләрен язган. Ләкин нәкъ тә «Ул кайтты» драмасы Әнгам Атнабаевның Башкорт академия драма театрында һәм башка күп кенә профессиональ театр сәхнәләрендә уйналган зур әсәре булды. Тамашачы һәр спектакльне ике сорау белән карый: кызыкмы, кызганычмы?

«Кызык булса, карый, кызганыч булса, карый. Башка очракта карамый. Драматургия гыйбрәтле кызыктан, гыйбрәтле кызганычтан торырга тиеш. Шуларны табуы кыен. Ә талант дигән әйберне табып булмый, ул үзеңдә генә һәм үзеңнеке генә. Шулай да туган иленә, туган халкына хезмәт итә. Шуның өчен талант, шәхси булса да, хезмәте – гомум, дип язган Атнабай «Шатлыгым, кайгым минем» дигән публицистик әсәрендә.

Шагыйрьнең җыр жанрында иң күренекле урынны биләгән «Җиз кыңгырау моңнары»н белмәгән кеше юктыр... Ә ул бит кышкы юллар, карлы җилләрне ярып пар атларда җилдереп барган чакта туган җыр икән. Көен Борай җирендә туып-үскән үзешчән композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васил Хәбисламов иҗат иткән. Ул үзе җырның тууы хакында менә болай хәтерли, – диде алып баручы һәм сүзен дәвам итеп, җыр тарихын сөйләде.

Моны исә танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Алик Локманов җентекләп яза:

«1968нче елның кышында Илеш районында башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәре бара. Чарада катнашучылар арасында Әнгам Атнабаев, ул вакытта инде «Раушаниям, бәгърем», «Зимфи­рәкәй», «Арышларым» кебек популяр җырлар авторы Васил Хәбисламов һәм шушы җырлар белән халык мәхәббәтен яулап өлгергән җырчы Илфак Смаков та була. Кунакларны авылдан-авылга урыннарында биеп торган тулпарлар җигелгән чаналарда йөртәләр. Шулай, чираттагы авылга барган кошовкада Әнгам Атнабаев һәм Васил Хәбисламов бергә туры киләләр. Күз ачкысыз буран котыра. Дугага тагылган кыңгыраулар чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, тайлар тоягыннан атылып, дөп-дөп килеп төшкән кар кисәкләре шагыйрьне дә, композиторны да әкияти бер дөньяга алып китә.

Шундый сихри мизгелдә җилдергән чакта Әнгам Атнабаев толыбы эченнән шигъри юллар агыла. Очрашу буласы авылга барып җитү белән композитор, Илфак Смаковны тотып алып, яңа туган җырны өйрәнә­ләр. Васил Хәбисламов баянда уйнап, «Җиз кыңгырау»ны халыкка тәкъдим дә итәләр. Җырны көчле алкышлар белән бәһалыйлар.

Бүген иң еш яңгыраган татар җыры дигән темага сорашу үт­кәрелсә, «Җиз кыңгырау моңнары», һичшиксез, беренче урынны яулар иде. Җырны үзешчән башкаручылар да җырлый. Һөнәри җырчылар исә аны классик әсәр дәрәҗәсенә күтәрде. Ул хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйрәмнәрнең бизәге генә түгел, ә чын-чынлап халык җыры! Җиз кыңгырау моңнарында безнең яшьле­гебезнең чыңы, сагышы, үткәнебезнең тавышы».

Васил аганың хатирәләренә урын биреп китү дә дөрес булыр:

«Җырны үзебездә беренче тапкыр киң халык катламына радио дулкыннары аша мәшһүр җырчы Илфак Смаков чыгарды, ә тугандаш Татарстанда беренче башкаручы Илһам Шакиров булды. Без Атнабай белән колхоз идарәсенең бер бүлмәсенә кердек тә, икебез ике өстәл артында утырып... җыр иҗат итәбез. Күз алдында – кышкы, буранлы юллар, колакта – кыңгырау чыңы. Ул сүзләрен яза, мин аларга көй салам. Урындагы җитәкчеләрнең дә күңелендә яңа җыр урын тапты булса кирәк, безгә – авторларга: «Әйдәгез, җырны «Илеш моңнары»дип атыйк», - диеп үтенә башладылар. Янә шул чак Атнабай мыек астыннан гына елмайды да кирәк урында, кирәк сүзне тиз тапты. «Менә сез, түрәләр, берәрсе башына кайгы төшеп ярдәм сорап килсә, гел генә «Карарбыз әле!» дип әйтергә яратасыз. Менә без дә карарбыз әле, җырга нинди исем кушарга! Шулаймы, Вәсил?», - диде. Әлбәттә, яңа җыр «Җиз кыңгырау моңнары» булып калды, ә Башкортстан радиосының алтын фондына кергән беренче язмасы Илештән кайткач барлыкка килде».

Ә концерт кичәсе барышында исә әлеге популяр, бүгенге көндә дә һәр кышкы бәйрәмнең яме булган җырны Самат Мөхәммәтҗанов башкарды.

Әнгам Атнабаев – олуг шагыйрь, көчле драматург, коеп куйган журналист-публицист, юмор һәм сатира остасы, шулай ук ул әле оста тәрҗемәче дә. Бу турыда үз сүзен билгеле профессор, филолог һәм язучы Суфиян Поварисов та әйтеп калдырган.

1997нче елда Әнгам Атнабаевка «Башкортстанның халык шагыйре» исеме бирелә. «Бу югары исем миңа ифрат зур җаваплылык өстәде. Кылану, үзеңне әллә кемгә кую кебек сыйфатлар миңа элек ничек ят булса, хәзер дә шулай ук ят. Үземдә бернинди үзгәреш тоймыйм. Шагыйрь гади булырга тиеш. Шул ук вакытта ул үзе язганны кешеләр аңласын өчен тырышырга тиеш. Мин шагыйрьнең бурычын шунда күрәм», – дигән Әнгам Атнабаев якташы Ләлә Ибәтуллина белән әңгәмәдә.

«Кичәдә уникаль аудиоязмалар яңгырады»

Әнгам Атнабаев - һичшиксез поэтик сүз остасы. Ул телнең шулкадәр кадерен белә, үзенең әсәрләрендә бер генә кирәкмәгән сүз дә ычкындырмас, кирәклесен әйтмичә калдырмас иде... Чөнки ул үзенең бөтен шигырьләрен дә ювелир кебек җентекле эшкәртә, халык әйтмешли, коеп куя торган иде. Каләмдәшләре аны шулай хәтерли. Быел шагыйрьгә 98 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь шигырьләре укылганда яши. Ә аның шигырьләре халык теленнән төшми. Димәк, Әнгам Атнабаев – тарихта эзле шәхес, – дип тәмамлады искиткеч җылы мәдәни кичәне Гөлназ Рәшитова.

Ахырдан Атнабайның «Кала чире белән авырдым» дигән шигыре үзе укуындагы яздырылган аудиотасмадан ишеттек. Кичә барышында Зәлия һәм Рәмзил Әүбәкировлар, Гөлия Заһертдинова, Айзат Вахитов, Рөстәм Егоров чыгыш ясады.

Шуны әйтеп узасы килә, әлеге кичәдә уникаль аудиоязмалар яңгырады. Анда нәрсә, дип сорасагыз, ул язмаларда Әнгам Атнабаев үзе шигырьләрен укый. Аларны таба алдык, – диде Гөлназ.

Концертта «Cөембикә» журналыннан коллегам Чулпан Галиәхмәтова белән янәшә утырдык. Бу урында ул социаль челтәрдәге шәхси каналында язган фикере белән килешмичә булдыра алмыйм. «Иң мөһиме: кайчандыр Атнабаев белән исәнләшеп йөргән бүген исән мәшһүрләр чыгып монолог тотмады. Алар булмады. (Кичә багышланган шәхес турында ике сүз әйтеп, аннан ярты сәгать үзләре турында сөйләгән бөекләр кайчак бар ямьне бетерә), – дип язып куйган ул.

Язмамны да, яшьләрнеке – яшьләрчә, күңелле һәм кызыклы булды, дип тәмамлыйсым килә. Ә кадр артында калганнардан: проектның кураторы – Ркаил Зәйдулла, авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Ильяс Фәрхуллин, ут рәссамы – Ринат Газизов булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus