Ни хәлең бар, кеше туганым?
Тәнзилә ХАЛИКОВА – Тирсә авылы, мәгариф ветераны:
– Мин газета хезмәткәре булмасам да, узган атнада Рәсәй Президенты Владимир Путинның унберенче тапкыр журналистлар белән очрашуын телевизордан бик бирелеп карадым. 1400гә якын журналист җыелган җирдә нинди генә катлаулы сораулар яңгырамады. Минемчә, Путин һәр сорауга ихлас җавап бирде. Миңа очрашу башланган беренче минутларда ук зур залда йөзләгән плакатлар арасында “Татарларга сүз бирегез!“ дигән язуны күреп алып, Татарстаннан “Бизнес Оnline“ хәбәрчесенә сүз бирүе шулхәтле ошады. Ә инде Путинның “Татарларсыз буламыни инде?!“ дигән сүзләрен ишеткәч, безнең милләтне шулай хөрмәт итүеннән ничек шатланганымны, татар булуым белән горурлануымны белсәгез иде... Югыйсә, залда Уфа, Коми, Карелия дигән язулар тотып торучы журналистлар да бик күп иде бит. Ә Илбашының иң беренче Татарстанны күреп алуы бик сөендерде. Аннан соң “Бизнес Оnline“ журналистының “Татарстанда Президент исеме сакланып калыначакмы?“ дигән соравына Владимир Путинның бик уңай җавап бирүе дә ошады. “Без Татарстан халкының теләсә нинди исем сайлавына хөрмәт белән карыйбыз. Шуңа күрә сез үзегез хәл итегез инде, яме“ дигән сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Димәк, республикабызда җитәкчелекне ничек атавыбыз үзебездән тора. Бөтен проблемаларны бер генә кеше үзәктән торып хәл итә алмый бит инде. Хәтта ул, кем әйтмешли, бик яхшы патша булса да. Владимир Путинның бу сүзләреннән соң киләсе елларда Татарстанда Президент исеме сакланып калуына өметләнәм.
Галия ГЫЙЛЬФАНОВА – Әгерҗе шәһәре:
– Мин шәһәребезнең аскы өлешендәге урамда яшим. Кичләрен Әгерҗенең үзәгендә бик еш булалмыйм. Менә беркөнне улым кичке якта “шәһәрнең үзәген карап кайт әле, әнкәй“, дип машинага утыртып алып китте. Һич арттырусыз әйтәм, Әгерҗенең моңарчы болай матур итеп бизәлгәне юк иде. Ул баганаларга куелган Яңа ел утларын күреп шаккаттым. “Безнең Әгерҗеме соң бу?!“ дип аптырап киттем. “Бу Чаллыдагыча була язган бит“, дип куйды урамда очраган танышым да. Ул көнне кич бик күп танышларымны урамда очраттым. Барысы да шәһәр үзәгенең бизәлешен карарга махсус чыкканнар икән. Кайберләре “Яшьлек“ паркында төзелгән таудан балалары белән кайтып киләләр иде. Әле Мәдәният сарае каршындагы үзәк чыршы да утларын кабызса, Әгерҗе Яңа елга бизәлгән башкала урамнарыннан һич ким булмас, мөгаен. 28 декабрьдә “Яшьлек“ паркындагы чыршыда Яңа ел утлары кабызу уңаеннан махсус бәйрәм була дип тә ишеттем. Болар барысы да район башлыгы Валерий Макаровның идеясе дип уйлыйм. Аңа һәм район җитәкчесенең матур идеялләрен тормышка ашырган һәркемгә рәхмәт. Шәһәребез шулай матур итеп бизәлгәч, ничек күңелле! Бу гүзәллекне бозмый-җимерми, ватмый саклыйк, шәһәрдәшләрем.
Максим ГОБӘЙДУЛЛИН – Әгерҗе шәһәре:
– Мин, ниһаять, туган якта. Армиядә хезмәт итеп кайтуым белән чиксез горуланам һәм якташ егетләрне солдат хезмәтеннән качып йөрмәскә чакырам. Бу – чын егет эше түгел. Син дә, мин дә армиягә бармасам, илебезне кем саклар?
Мин Мурманск өлкәсендә Төньяк флотның яр буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Яшермим, беренче айларда бик җиңел булмады. Әмма егет кеше авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә, әти-әнисенә зарланып бу турыда хәбәр итмәскә, түзәргә тиеш. Туган йорт, дуслар, сөйгән кыз, әлбәттә, сагындыра. Әле ярый, Татарстан Хөкүмәте безнең егетләрне телефон белән тәэмин итеп җибәрә. Мин хәрби хезмәт вакытында төньяк балкышын да күрдем. Аның матурлыгы...
Татарстанга кайтып җиткәч, Казанда мине иң беренче сөйгән кызым каршы алды. Ә өйдә бер ел күрешмәгәннән соң иң якын кешеләрем белән очрашуның рәхәтлеген белсәгез иде. Хәзер Әгерҗедә училищеда укуымны төгәлләп, Казанга сөйгәнем янына китеп, анда эшкә урнашу хыялы белән яшим.
Газета укучыларыбызның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА сораштырды.