«Тапшырылмаган хатлар»: Камал театрында премьера, яки Вәлине кая куйдыгыз?
Камал театрында яңа режиссер – бу вакыйга дисәң дә вакыйга! Театрга теләсә нинди режиссерны кертү мәсьәләсенә бик сак караган Фәрит Бикчәнтәев яшь режиссер Аскар Галимовка театрның зур сәхнәсен ышанып тапшырган икән – юкка түгел, юкка түгелдер...
«Тапшырылмаган хатлар» – Гадел Кутуйның иң популяр әсәрләренең берсе. Авторның «Рөстәм маҗаралары»н һәр совет баласы укыган булса, «Сагыну» нәсерен һәр мәктәп укучысы ятласа, «Тапшырылмаган хатлар»ны һәр татар совет кешесе, аеруча хатын-кыз җенесеннән булганы укыгандыр. Кутуйны Кутуй иткән һәм аның исемен бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбиятына алып кергән әсәре (минем сүзләр түгел, филология фәннәре кандидаты Розалина Нуруллина шулай язган булган. – авт.) 1935 елда басылып чыккан һәм 15 телгә тәрҗемә ителгән. «Мәсәлән, русчага тәрҗемәсе басылган «Октябрь» журналының нөсхәләре кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткәч, Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге завод китапханәсе хезмәткәрләре «Тапшырылмаган хатлар»ны язу машинкасында күчереп басып төпләтәләр һәм, шулай итеп, аның тиражын арттыралар», – дип яза ул. Галимә әсәрне «Гадел Кутуйдагы художник һәм публицист талантының гаҗәеп бер органик үрелешеннән туган» дип бәяли. Хатларда «гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе гомумкешелек әхлагы югарылыгына күтәрелгән. Галия... хатын-кызның фидакарьлеге, нәфис йөрәгенең куәте турында, чын бәхет өчен көрәшнең бөеклеге турында сөйли», – дип яза Розалина Нуруллина 2003 елда чыккан «Сайланма әсәрләр»нең кереш сүзендә. Язучының соңгы көндәлегеннән күренгәнчә, ул «Тапшырылмаган хатлар»ның дәвамын язарга ниятләгән.
Гадел Кутуй әсәрнең дәвамын язып өлгермәгән, ни кызганыч, әмма әлеге әсәр һәм аның мотивлары буенча күпме сәнгать әсәре туганлыгын санап бетерә торган да түгел.
Җәүдәт Фәйзи, аның буенча опера язып, ул 1960 елда Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында куелган.
1960-1961 елда Габдрахман Минский пьесасы (инсценировкасы) буенча Камал театрында сәхнәләштерелгән, дигән мәгълүмат та күрдем, әмма бу мәгълүматны беркем дә расламады.
70нче елларда «Тапшырылмаган хатлар» күренекле режиссер Рәфкать Исрафиловның диплом эше була, һәм бу спектакль уңыш казана. Гафури театрының Фидан Гафаров уйнаган әлеге спектакленә Уфа һәм Казан тамашачысы гашыйк иде.
Әлеге әсәр буенча, бүгенге көнгә яраклаштырылып, «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәфис фильм (һәм мини-сериал) төшерелде. Оригиналы татарча булган әсәргә Дан Дамаскин тарафыннан русча киносценарий язылып, аннары татарча төшерелгән иде ул. Галия – Гүзәл Сибгатуллина (Минакова), Искәндәр – Ришат Әхмәдуллин, Вәли – Айдар Сөләйманов.
Әсәр тарихына кыска гына экскурсия ясап, ниһаять, премьерага килеп җиттек.
Аскар Галимов – Казан егете, 1 ел элек кенә ГИТИС (Е.Б. Каменькович һәм Д.А. Крымов курсы) тәмамлаган. Яшь режиссер театр дөньясында үзенең «П.О.Л.Е» (драматург Олег Богаев әсәре) дип аталган диплом спектакле белән танылды. Аннары Нижневартовскида һәм Великие Лукида – балалар өчен спектакльләр, Казахстан рус театрында җирле драматург әсәрен куйган. Вахтангов театры яңа сезонын Аскар Галимов куйган «Утиная охота» спектакле (Вампилов) белән ачты. Рецензияләр уңай. Яшь режиссер үзенең «ӨЙ-ТЕАТР» дип аталган театрын ачты һәм шуның кысаларында диплом спектаклен уңышлы күрсәтә.
Спектакльнең үзе турында язганчы, бирәсе мәгълүмат шушы иде. Инде спектакльгә килик.
«Тапшырылмаган хатлар» повестен өлкән буын яхшы белә. Яшь буын белми һәм, спектакль карап кына, бу әсәрнең популярлыгы нидә булуын аңладылармы икән – ышанып бетмим. Кыскача эчтәлегенә килгәндә, Галия 2 баласы белән яраткан иреннән аерылып, дипломлы врач булып, авылга кайтып китә. Ул иренә тапшырылмаган хатлар яза. Үзен яшь чагында яратып йөргән Вәлинең фоторәсемен күрсәтеп, балаларына «әтиегез» дип таныштыра. Ә Вәли очраклы гына бу якларга килеп чыккач... Эчтәлек шулайрак.
Режиссер Аскар Галимов һәм драматург/инсценировка авторы Энҗе Гыйззәтова Галия белән Искәндәр язмышының киләчәген фаразлап караганнар. Һәм бу киләчәктә нәрсә күрәбез: Галия – инсульт кичергән карчык, шактый өлкән яшьтәге кызы Кадрия әнисен карый һәм хатлар аша аның хәтерен кайтарырга тырыша. Галия обойлары кубып беткән мескен йортта гомер кичергән булса кирәк – тирәлегендә мескенлек, караңгылык хөкем сөрә. Йә, нәрсәгә ирештең инде син «семьяны буржуаларча аңлаудан әрчергә, яхшы совет семьясы төзергә тырышып» та, Искәндәрдә аңлау тапмагач, 2 балңны алып чыгып киткән Галия? Шушы булдымы синең киләчәгең? Шушы мескен йорттагы картлыкмы? Тышы да киертелмәгән одеял җәелгән тимер караватта ятамы? Болар – сәхнәдәге декорацияләрне күргәч туган уйлар. Идәне дә юылмаган, дип уйлый алабыз, чөнки кызы Кадрия сапожкилардан йөри.
Режиссер белән драматург вакыйгаларны бүгенге көнгә күчергән. Дөресрәге, вакыйгаларның Гадел Кутуй язган өлеше 1979 елда бара... әйе, журналистларга һәм артистларның үзләренә (һәм аларның туган-тумачасына) күрсәтелгән пресс-показда шулай диелә... әмма премьерада инде ел турындагы мәгълүмат төшеп калган иде.
Ә мин, математик белемнәремне чарлап, карт Галиянең һәм Кадриянең яшен дә санап чыгарган идем. Галия 1979 елда рабфакка укырга килгән 19 яшьлек кыз булса, димәк, ул 1960 елда туган һәм бүген аңа 64 яшь. Кызы Кадрия 1980 елда туса, димәк, аңа бүген 44 яшь. Ягъни, Хәлимә Искәндәрова 64 яшьлек Галияне уйный, Люция Хәмитова – 44 яшьлек ханымны.
Спектакльдә кызы Кадрия Галиянең тапшырылмаган хатларын таба да шуларны әнисенә укый. Аңлавымча, ул моны инсульттан соң әнисенең хәтерен кайтару өчен эшли. Тамашачы әни белән кыз аралашуыннан Галиянең тормышын күзаллый.
Гадел Кутуй язган әсәрдә ачык финал – аның Вәли белән яшәп калу-калмавы әйтелми. Ә Камал театрында аларның бергә калуын аңлыйбыз. Әнисе белән сөйләшкәндә, Кадрия дә Вәли турында әйтеп куя. Ләкин хәзер Галия инсульт кичереп тернәкләнеп килгәндә, кайда соң ул Вәли? Китеп барганмы? Вафат булганмы? Искәндәр дә гомере буе бер дә килмәгәнмени? Улы һәм кызы белән аралашмаганмы? Алимент та түләмәгәнме? Улы белән кызы үз юлларын тапканнармы? Галиянең киләчәген фаразларга алынган яшь авторлар – драматург белән режиссер – мондый сорауларга җавап эзләп тормаганнар.
Гадел Кутуй әсәрен 1935 елда язса да, 20нче елларны сурәтли. Ягъни, дини тормыштан баш тартып, совет семьясы төзүче яшьләр тормышын күрсәтә – Искәндәр: «Бергә торыйк», – ди дә, тора да башлыйлар. Гадел Кутуй, гади генә итеп: «Бу язны без бергә кушылдык», – дип язган икән, искелектән баш тартып, яңа тормыш төзергә омтылган чорда шулай булгандыр, әмма хәзер тәртипле-тәрбияле кыз шулай никахсыз-туйсыз яши башлармы икән? Галия бит – әхлаклы кыз дип уйлыйбыз инде.
1979 елда беренчел мәгънәсендәге наданлыкны бетерергә алынган рабфаклар булмаган бит инде. Казан дәүләт университетында әзерлек курслары бар иде, әмма, аны тәмамлап, медицина институтына бармыйлар иде, медикларның үз әзерлек курслары булгандыр. Ә студентлар концертында помрежларны кайдан уйлап таптыгыз сез, спектакль куючылар? Гомере буе театрда эшләгән Фәридә апа Хафизованы сәхнәгә чыгарасы килепме? Бер генә дә түгел, кат-кат чыгардыгыз әле. Чыга да чыга, чыга да чыга. Афәрин, мин Фәридә апа өчен бик шат. Максатыгыз шул гына идеме?
Тагын бер бәйләнчек сорауны бирәм дә, фактик бәйләнүләрдән туктыйм, яме. Галиәкбәр агай кайда яши? Әсәр буенча да, спектакльнең беренче бүлегендә дә – Казанда. Ә икенче бүлектә ул бабай – Фәнис Җиһанша уйнаган персонаж – ничек районга килеп чыга соң? Галиянең хыялы, дияр идең, Вәли портреты чыккан гәҗитне аның кулында күреп ала. Әллә Фәнискә роль кирәккә генә керттегезме?
Ә-ә-ә-ә, Фәрештә образы булып, синең киләчәгең – Вәли дип, Галия кулына газетаны махсус тоттыргандыр ул. Фәрештәләрнең пропискасы юк, авылда да, шәһәрдә дә – бер Галиәкбәрдер.
И наданлыгым, Галиәкбәр абзыйның анекдотларын да аңлап бетермәдем, аеруча дуңгызлар турындагысын. Карап кайтучылар булса, аңласагыз, миңа да сөйләрсез әле аңлатып.
Район башкарма комитеты җитәкчесе (ә бәлки, авыл җирлеге башлыгыдыр) Галиуллин образы да бар спектакльдә. Повестьта да, спектакльдә дә ул Галиянең әхлакый чисталыгын, яшь хатынның каршылыкларны җиңүен күрсәтү өчен кертелгәндер. Галия тормышындагы бер эпизод булган Галиуллин спектакльдә йоклап китә язган тамашачыны уяту өчен бер шәп эпизод булды. Әлеге роль Илдус Габдрахмановка бирелгән – сикерде дә сикерде ул – күңелле булды, рәхмәт! Булган-булган булсын инде – әүмәкләшеп тә алдылар.
Эпизодик персонажлардан башлаган икәнмен, инде төп рольләргә килик. Карт Галия – Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова, яшь Галия – Айгөл Шәкүрова. Искәндәр – Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин. Сүз уңаеннан, «Тапшырылмаган хатлар» кино итеп төшерелгәндә дә Ришат Әхмәдуллин Искәндәр иде. Үсеп җиткән Кадрия – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Люция Хәмитова. Вәли – яшь артист Зөфәр Нуретдинов.
«Тапшырылмаган хатлар» әсәренең үзенең эчке бер шигърияте бар. Башкорт драмтеатрында куйганда, Исрафилов шул эчке моңны тотып алган булгандыр. Монда без диалогларда урыны-урыны белән ордым-бәрдем текст ишетәбез. Хәтта бер урында Галия-Хәлимә апа тозлап-борычлап сүгенеп тә куйды, ярамаган тагын журналистларга, премьерада сүгенмәде.
Спектакльдә бик күп паузалар, озын-озак күңелсез күренешләр турында әйтеп тә тормыйм. Йокы туйдырып бармасагыз, эшләрегез хөрти булырга мөмкин – йоклап китеп, адәм көлкесенә калуыгыз бар.
Аскар Галимов үзе белән тулы бер команда алып килгән. Куючы рәссам – Екатерина Горшкова, костюмнар буенча рәссам – Лилиана Брик, хореограф – Полина Майорова, композитор – Салават Гафаров.
Абсолют ишетү сәләте белән мактана алмасам да, ниндидер яңа музыканы ишеткән булыр идем – ишетмәдем. Бию дә күрмәдем, театрнның биюче артисты Илдус Габдрахмановның матур вә күңелле итеп сикерүен куелган бию дип атамыйсыздыр ич?
Персонажларның киемнәре спектакль өчен махсус әзерләнгәнме соң ул? Галияне шулай зәвыксыз киендерү махсусмы? Нигә шундый ямьсез колготки кигән соң ул сәхнәгә җырларга чыккан яшь кыз? Ертык обойлы декорацияләр Галия тормышының барып чыкмавын аңлаттымы?
Мин, беренче рәткә утырып, нигә Искәндәрнең чалбары буяу агып төшкән кебек пычрак икән, Искәндәр рәссам түгел бит инде, дип уйлап утырдым. Баксаң, ул чигеш икән – якынайтып төшерелгән фоторәсемдә күрдем. Сорау: ни аңлатты ул? Мин беренче рәттә дә күрмәгәч, 22нче рәттәгеләр яки балкондагыларга бөтенләй күренми ич. Гардеробтан бинокль алучылар өчен генәмени Искәндәрнең чигешле чалбары?
Театрның спектакль турындагы роликларында Аскар Галимов «Тапшырылмаган хатлар»ның әти-әнисе тормышына охшашлыгын әйтә. Ярар, Камал театрындагы премьера аның рефлексиясе дип саныйк. Ул рефлексия өчен генә «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен һәм театр акчасын туздырып торырга кирәк булдымы икән?
Ни өчен яхшы остазлар аша узган, әйбәт кенә портфолиосы булган һәм «Тапшырылмаган хатлар»ны оригиналда тәрҗемәсез укый алган режиссерның татар классикасы буенча спектакле уңыш казанмады? Уңышсызлык сере әсәрдәме әллә кешеләрдәме? Минем җавабым юк.
Ә Вәли кайда соң, чыннан да?