Уфадан татар рәссамы Рива Галләмова турында: «Портретларында заман йөзләре, заман сулышы»
Галләмова Рива Фларит кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Уфада гомер итә.
Күптән түгел генә Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортындагы «Урал» галереясендә аның чираттагы шәхси күргәзмәсендә булдым. Күргәзмә «Уфаның сәнгать кешеләре» дип атала һәм Россия Президенты указы белән барган «Гаилә елы»на да багышланган. Шулай ук Уфаның 450 еллыгы уңаеннан оештырылуы белән дә мәртәбәле. Анда карандаш һәм коры пумала белән төшерелгән портретларны күрү мөмкин булды. Күргәзмәнең бер өлешендә Рива Фларит кызының нәселенә кагылышлы документлар белән таныштык, ә инде тирмә форматында оештырылган экспозициядә рәссамның әти-әнисенә карата булган матур хөрмәтен күрдек.
«Уфаның сәнгать осталары» дигән күргәзмәне булдыруның төп максаты – шәһәрнең дәүләт театрларында хезмәт куйган шәхесләр, рәссамнар, әдәбият әһелләре, Ишимбай шәһәренә нигез салучыларның нәсел дәвамчылары сурәтләнгән портретларны халыкка күрсәтү, хезмәт кешеләрен киң даирәгә таныту. Биредә күргәзмә эшләү идеясе белән галереядән элемтәгә чыктылар. Мин үзем, күргәзмәләр ясау уйлары белән янып йөрсәм дә, бик тыйнак рәссам бит, – ди Рива Фларит кызы.
Ә менә мондагы тирмәдә әти-әниемнең үзем төшергән портретлары бирелә. Шулай ук аларның җитеннән тегелгән туй күлмәкләрен күрәсез. Әнием торф әзерләүдә дә катнашкан. Аның аннан алып кайткан уймак шәлләренә кадәр бездә сакланган әле. Шуннан соң өстәлгә менә аларның йортыннан керосин лампасы һәм әле дә эшләп торган патефон куелган. Күргәзмәнең ачылыш тантанасында Чакмагышның балалар сәнгать мәктәбеннән музыка дисциплиналары укытучылары ансамбле һәм рәссамнар остазы Айгөл Кудрявцева да килде, һәм патефонны эшләтеп карадык.
«Картәтием – Мәҗит Гафуриның сабакташы булуы белән горурланам»
Рива апа, сез бит тарих белән дә кызыксынасыз, нәселегезнең, гаиләгезнең үткәнен дә өйрәнәсез.
Әйе, шуңа күрә дә биредәге күргәзмәне үземнең гаиләмә, нәселемә багышларга булдым. Картәтием Әгъзәм Бәширов – Уфа шәһәрендәге «Галия» мәдрәсәсендә укыган, бөек язучыбыз Мәҗит Гафури белән сабакташ булган. Картәтием Чакмагыш районының чал тарихлы Калмашбаш авылыныкы була. Мәдрәсәдә укуын тәмамлагач, туган авылында, үзенең бурасын биреп, беренче мәктәпне ачкан. Авылдагы тәүге колхоз рәисе дә була. Бу турыда туган якны өйрәнүче аталы-уллы журналистлар Хәйдәр ага һәм Айдар Басыйровлар нәшер иткән «Мәгариф» энциклопедиясендә дә язылган. Картәти 1939 елны мәрхүм була.
Нәнәем Разыя – колхоз фермасында мөдир булып хезмәт куя, шулай ук 1939 елдан бирле авыл Советы депутаты итеп сайлана һәм бу вазифаны озак еллар башкара. Әнием Мөслимә Хәмәтгәрәй кызы – бик укымышлы иде. Бөек Ватан сугышы дәверендә аңа нибары 12-13 яшь чамасы булуына карамастан, әтисе белән фронтка утын әзерлиләр.
«Институтта диплом яклап кайтуыма, сөйгәнем токка эләгеп үлгән иде»
Тагы бер стенд сезнең тормыш һәм иҗат юлыгызны ачыктан-ачык сурәтли...
Мин 1975 елны БР хәзерге Касыйм Дәүләткилдеев исемендәге сынлы сәнгать гимназия-интернатын тәмамладым. Мәктәпне укып бетү белән экскурсовод булып эшли башладым. Хәтта ул чорда бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ бар иде. Ничектер Ленин мәйданында йөри идем, шул вакыт көтмәгәндә миңа бу эшне тәкъдим иттеләр. Ә инде 1984 елда Уфа нефть институтының төзелеш факультетында архитекторлыкка укып чыктым.
Архитектор белгечлегенә укысагыз да, бу һөнәрне сайларга теләмәдегезме әллә? Яки тормыш планнарыгызга үзгәрешләрен керттеме?
Архитектор буласым килде, тик тормыш иптәшем вафат булу сәбәпле, бизәүче-рәссам булып эшләргә туры килде. Институтта диплом яклап кайтуыма, сөйгәнем токка эләгеп үлгән иде. Берүземә генә балаларны тәрбияләргә, үстерергә туры килде. 15 ел буена «Галим» мебель җитештерүче гаилә предприятиесендә хезмәт куйдым. Шул ук вакытта илебез башкаласы Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Казанда һәм Калугада үткән төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәләрендәге күргәзмәләрендә катнашып киләм. Тегү, интерьерлар ясау һәм бизәү, ландшафт архитектурасы һәм дизайн белән мавыгам.
«Бүгенге тормышым бәхетле һәм рәхмәтле»
Рәссам булып китүегездә кемгә рәхмәтлесез, остазыгыз кем булды?
Калмашбаш авылында укыганда, остазым, рәсем дәресе укытучысы – Шәйхулла абый Рамазанов булды. Ул миңа бик нык ярдәм итте. «Син бит рәссам буласы кеше, шуның өчен сиңа авылда калырга кирәк түгел, Уфага – республика сынлы сәнгать интернатына бар», – диде.
Туган ягыгыз белән дә элемтәләрегезне өзмичә яшисез. Бүгенге тормышыгыз нинди ул?
Чакмагыш районының туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 4 ай дәвамында күргәзмәм барды. Туган авылым Калмашбашта – туган нигезем, йортыбыз бар. Уфа шәһәренең Дим районы бистәсендә гомер итәм. Бүгенге тормышымны сорыйсыңмы, Юлай? Бәхетле тормыш, рәхмәтле тормыш! Аллаһка мең шөкер, 3 бала анасымын, хәзер инде 6 оныгым бар. Мәдәни чараларда актив катнашам. Менә 20 елдан артык «Урал» галереясендәге «Таң» рәссамнарның халык клубында торам. Даими рәвештә Уфада урнашкан бөек рәссам Александр Тюлькин исемендәге йорт-музеенда «Төшерү көннәре» һәм «Портретлар чәршәмбесе» проектларында катнашам. Менә биредәге портретлар да шунда язылган.
Сөенәм: безнең хәзер «тулы канлы» рәвештә рәссамнар династиясе. Бертуган сеңлем Резида Бәширова Италиядә рәссам, атаклы «ЮНЕСКО» оешмасы вәкиле, шулай ук туганнан туганнарым да минем юлны сайладылар. Хәзер инде оныгым Ренат – Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керде, худграфта белем ала. Заманча юнәлеш булган – мультипликацион юнәлешне сайлады.
Киләчәккә нинди планнарыгыз, теләкләрегез бар, Рива Фларитовна?
– Алга таба үземнең нәсел шәҗәрәмне майлы буяулар белән, портретлар ярдәмендә баетып эшләү теләге бар. Майлы буяулар белән эшләү рәхәт, Юлай. Яшь рәссамнарның күргәзмәләре өчен дә биналар, заллар артып торсын иде. Киләчәк бит яшьләр кулында!
КҮРГӘЗМӘ ТУРЫНДА КОЛЛЕГАЛАР ҺӘМ ЮГАРЫ СӘНГАТЬ БЕЛГЕЧЛӘРЕ ФИКЕРЛӘРЕ
Күргәзмә бик нык ошады. Соклангыч дәрәҗәдә профессиональ язылган портретлар. Аларда кешеләрнең йөзләре аша характерлары да чагыла. Ә Рива ханымның ата-аналарының шәхси әйберләреннән торган тирмә нинди җылылык һәм мәхәббәт белән тәкъдим ителгән! Йөрәк хисләрен тибрәтерлек булды, һәм мин үземнең газизләремне дә искә төшердем. Шундый тирән эчтәлекле, зур мәгънәгә ия күргәзмә өчен зур-зур рәхмәт, Рива Фларитовна, – диде күренекле рәссам, РФ һәм БР Рәссамнар берле әгъзасы Эдуард Ханнанов.
Бу күргәзмә – чын иҗат кешесе күргәзмәсе! Нигә дисәгез? Бары тик йөрәгендә иҗат ялкыны булган рәссам гына шундый ихлас итеп сурәтләр төшерә аладыр. Белеме буенча архитектор булуы да төрледән-төрле жанрларда эшләгәндә ярдәм итәдер, мөгаен. Мин бу турыда уйлаганым юк иде, ә менә сез сорау биргәч – уйга баттым. Чыннан да архитекторлар пропорцияләрне, композицияне яхшы күрәләр, дигән фикердәмен. Рива ханымның төрле ысуллар белән ясалган эшләре бар, әмма портрет жанрында аеруча көчле. Бу – бик зур сиземләүдер, ул бит кешене рентген кебек күрә белә. Портреларыннан гаять җанлылык бөркелеп тора. Ә бит кайбер архитекторлар портрет кына түгел, рәсем дә төшерми. Ривабыз – искиткеч талант иясе, – ди БР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, танылган тележурналист һәм язучы, «Рәйхан» татар клубы рәисе Халисә Мөхәммәдиева.
Биредә сәнгать сөюче иптәшләр игътибарына тәкъдим ителгән эшләр күңелемә хуш килде. Монда Рива Фларит кызының шулкадәр осталыгы, аның ачык күңеле чагыла. Һәр портретны язганда, ул кешенең барлык хис-кичерешләрен чагылдырырга омтылган, – дип саный Уфадагы Виктор Пегов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе мөгаллиме, абруйлы рәссам Сергей Мельник.
Мин исә бер матур истәлекле вакыйгага әверелгән әлеге күргәзмәне озак еллар М.Акмулла исемендәге БДПУ сынлы сәнгать һәм графика факультеты деканы булып эшләгән педагог Григорий Загвоздкин белән бергәләп тамаша кылдым. Ул да бу күргәзмә турында бары тик уңай фикерен белдерде, иҗатчыга уңышлар юлдаш булуын теләде.
РИВА ГАЛЛӘМОВА ЯЗГАН ПОРТРЕТЛАР
Рива Галләмованың әлеге портретларында Башкортстанның данлыклы шәхесләрен күрәсез. Монда сәнгать әһелләре, очучылар, хәрби баһадир ир-егетләр, сугыш ветераннары сурәтләнгән
Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче «Өмет» гәзитен укучы портреты. «Өмет» – бик нык популяр вакытлы матбугат басмасы.