Зинира һәм Ризат Рамазановлардан премьера: «Уфа – Казан юллары»
![Зинира һәм Ризат Рамазановлардан премьера: «Уфа – Казан юллары»](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/4/10346bcd45fd95887cac20aca9466eee.jpg)
Зинира һәм Ризат Рамазановлар Казан һәм Уфа шәһәрләренә багышлап җыр яздырган.
«Хөрмәтле дуслар! Күптән ике республиканы, ике шәһәрне берләштерә торган җыр яздырырга хыялланган идек. «Уфа – Казан юллары» җырының авторлары Айдар абый Тимербаевка һәм Марат абый Кәбировка рәхмәт белдерәбез.
«Уфа ягы – Казан ягы
Әйтерсең ике йөрәк:
Нәкъ безнең шикеллерәк...» – дип яза иҗади гаилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Бик матур җыр килеп чыккан», «Текә» дип хуплап алган халык яңа җырны.