Татарстанда «Җинаять һәм җәза» спектакле тәүге тапкыр татар телендә тәкъдим ителәчәк
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 29 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Федор Достоевский әсәренә нигезләнгән «Җинаять һәм җәза» спектакленең премьерасы була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Әдиева хәбәр итте.
«Премьера Татарстан мәдәнияте тарихында бу әсәрнең татар телендәге беренче куелышы булачак», - дип искәртте ул.
Инсценировка авторы — Уфа режиссеры Илсур Казакбаев.
«Сәхнәгә барлыгы биш кеше чыгачак. Спектакльдә театрның өч актеры һәм ике мәктәп укучысы уйный», - диде театрның әдәби бүлек мөдире.
Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы нигезендә сәхнәләштерелгән. Әлеге премьераны «Пушкин картасы» ияләре дә карый алачак.