Чаллыда сәнгать училищесының беренче директоры Зөфәр Мостафин вафат
(Чаллы, 16 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 96 яшендә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, тыл ветераны, Чаллының мактаулы гражданины, сәнгать училищесының беренче директоры Зөфәр Мостафин вафат булды.
Зөфәр Мостафин 1923 елның 29 августында Уфа шәһәрендә туа. Аның үзенең беренче скрипкасын ун яшендә ясавын, кыллар урынына ат ялын куюын Чаллыда күпләр беләдер. Музыкага мәхәббәт аның киләчәген билгели.
Свердловск консерваториясен тәмамлаганнан соң, 1962 елда Мостафин Чаллыга эшкә килә. Биредә аны музыкаль профильле берничә белем бирү учреждениесенә нигез салучы буларак хәтердә калдыралар. Ул 16 ел дәвамында 1нче музыка мәктәбен җитәкли, сәнгать училищесының беренче директоры була, озак вакытлар 6нчы музыка мәктәбендә эшли. Пенсиягә чыккач, инструментлар көйләү белән шөгыльләнә.
Зөфәр Мостафинны җирләү иртәгә Чаллы каласында була.