Минзәлә театрының яңа сезонга яңа планнары
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 15 августта эшкә чыккан көннән үк А.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) әсәренә репетицияләрен дәвам итте. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов, пластик күренешләрне куючы Чулпан Әскәрова артистлар белән бик тыгыз ритмда иҗат итәләр.
15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дөньякүләм танылган режиссер Сергей Потапов әзербайҗан классигы Гусейн Джавидның “Иблис”шигъри драмасы өстендә эшләячәк.Текстны русчадан татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте.Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәме белән куела.
Труппага Казан театраль училищесыннан һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгатъ колледжыннан Диләрә Кәримуллина, Ильмир Кашапов, Рафил Иркашев, Сөмбел Шәмсетдинова, Алия Жарковалар зшкә килде.
Яңа сезон октябрь азагында ачылачак.