Калугада Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлыларның каберләре табылган

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышы елларында Калуга өлкәсендә һәлак булган Татарстан сугышчыларының исемнәре ачыклаган. Биш солдатның туганнары Калуга өлкәсендә җирләнгән каберләр янына барган.

«Без „Не ради славы — ради жизни на земле!“ дигән икенче китап тәкъдим иттек. Анда Бөек Ватан сугышында Калуга өлкәсендә вафат булган солдатлар бар. Китапны төзегәндә билгесез солдатларның биш туганын ачыкладык. Алар барысы да Татарстаннан: Казан һәам Чаллы шәһәрләреннән, Әлмәт районыннан», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Калуга өлкәсе милли-мәдәни автономия рәисе Рәшид Ямбулатов.

Ул китапларның сугыш кырында ятып калган солдатларның туганнарына таратачакларын әйтте. «Туганнарына билгесез солдатларның каберләрен табарга да ярдәм иттек. Алар Калуга өлкәсендә күмелгән», — дип өстәде ул.

Китапларның беренче томы 2018 елда, икенче томы узган ел әзер булган. Яңа китапка Калуга өлкәсе Барятино районында Бөек Ватан сугышы елларында көрәшкән Татарстанда туган 2 794 кеше, икенче томдагы китапка 2 902 кешенең исеме кертелгән.

«Икенче том китапның данәсе бер мең. Мәгълүматны Калуга өлкәсенең Хәтер китабы, Татарстанның Хәтер китабы, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар турында архивтан җыйдык. Дөрес язылмаган фамилияләрне соңгы чыганактан эзләдек», — дип сөйләде ул.

Төзүчеләр яңа китапны эшләгәндә ун меңнән артык сугышчының исемен өйрәнгән, шуларның 5 100е Татарстан Республикасыннан булуы ачыкланган. Якынча ике мең солдат билгесез булып калган.

«Һәр китапны әзерләр өчен бер ел вакыт сарыф ителде. Алар барысы да Калуга өлкәсенең Думиничск, Износковск, Мосальск һәм Таруса районнары территориясендә сугышлар барышында һәлак булган», — диде Рәшид Ямбулатов.

Китап Татарстаның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Калуга өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән бастырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Тулы
Экология в Тульской области
Спорт в Тульской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Туле и Тульской области

Rss.plus