Азнакайның «Фантазия» ансамбле халыкара бәйгедә гран-при яулады
(Азнакай, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ» , Резидә Шәрипова). Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Фантазия» вокаль ансамбле һәм Чулпан Шаһиева «Бәллүр дельфин» халыкара конкурсында Татарстан данын лаеклы якладылар. Бәйге Туапсе шәһәрендә узды һәм анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Карелия, Ингушетия республикаларыннан балалар иҗат коллективлары катнашты. «Фантазия» ансамблен иң яхшы коллектив дип таныдылар һәм гран-при бирделәр. Чулпан Шаһиева (җитәкчесе — Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина) өченче дәрәҗә лауреат булды.