Югалган 3 яшьлек авыру кызны үз әтисе үтерүе ачыкланды

Кубаньда югалган 3 яшьлек кызны йөзләгән волонтер һәм хокук саклаучы эзләгән. ДЦП белән авыручы кечкенә кыз югалуның сәер шартлары бөтен төбәкне аптырашта калдырган. Тикшерүчеләр, кызның яшен исәпкә алып, шунда ук үтерү турында җинаять эше ачкан. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Орчык кадәр генә кечкенә гәүдәле авыру сабый үзе каядыр китеп югала алуына ышанып булмый. Буе 70 сантиметрдан зуррак булмаган кызчык хәтта мөстәкыйль рәвештә йөри дә алмаган.

Хокук саклау органнары 20 сентябрьдә кыз бала югалу турында гариза кабул иткән. Сабыйның әтисе: «Баланы урладылар», – дип ышандырган. «Авыру бала кемгә кирәк булсын?» – дип аптырашкан халык. Ләкин чынлыкта нәрсә булганына ышану тагын да авыррак...

Тикшерү барышында җинаятькә кызның әтисенең катнашы булуы ачыкланган. Аны кулга алганнар.

Тикшерү мәгълүматлары нигезендә, кыз әнисе белән Тихорецк районында яшәгән. Әтисе алардан аерым торган. 19 сентябрьдә ир-ат кызны үзе белән алып киткән. Баланың әнисенә аны Кавказ районына алып барачагын әйткән. Шул ук көнне кич белән ул баланы үтергән.

«Җинаять эзләрен яшерү һәм үзеннән шикне төшерү өчен, ир-ат кызның әнисенә «баланы урладылар» дигән. Шуннан соң сабыйның әти-әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән», – дип сөйләделәр Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әмма тикшерүчеләр баланың әтисенең версиясендәге сәер каршылыкларга игътибар иткән. Нәтиҗәдә, Краснодар крае буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләре, оперативниклар ярдәме белән, ир-атның кызны үтерүгә катнашы булуын ачыклаган.

Хәзерге вакытта ир-ат кулга алынган, аңа карата гаепләү белдерелгән. Җинаятьче гаебен таныган һәм кылган гамәле өчен үкенүен әйткән.

Тикшерүчеләр, ир-атны сак астына алу өчен, судка мөрәҗәгать итәргә планлаштыра һәм булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә. Тикшерү процессы Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча тикшерү идарәсе башлыгы Андрей Маслов контролендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Тихорецке

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Краснодарского края
Экология в Краснодарском крае
Спорт в Краснодарском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Тихорецке и Краснодарском крае

Rss.plus