Чирмешән районының Әмир авылында берьюлы ике зур тантана була
(Чирмешән, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында 30 еллык мәчетне өр-яңа иттеләр. Менә шушы вакыйгалар уңаеннан мәчетне яңадан ачу һәм авыл тарихы турында китапны тәкъдим итү февраль азакларында — март башларында булыр дип көтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәгълүм булганча, әлеге мәчет якташларыбыз — шушы авылда туып үскән, Сургут эшмәкәрләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән төзекләндерелде. Шушы ук игелекле ир-егетләр акчасына Әмир авылы тарихы турында китап язылды. Ул нәшриятка тапшырылган, якын арада 500 данә тираж белән басылып та чыгачак.