Миңнеханов яшь казанлының яңа ел теләген тормышка ашырды
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Казанда яшәүче Олег пеноблоклар җитештерү заводында булу теләген белдерде. Аның хыялын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырырга ярдәм итте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Идел буенда иң эре панельле йорт төзелеше предприятиеләренең берсе — «Казанский ДСК» оешмасына 9 яшьлек Олег гаиләсе белән экскурсиягә китте. Заводның җитештерү цехларында ул тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүнең һәр этабын күрде, алардан Татарстанда йортлар төзелүен белде. Олег бүләккә төзелеш каскасын алды, төзелеш белән мавыгуга ул тагын бер дәлил булачак. Яңа ел алдыннан Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы холлында урнаштырылган «Теләкләр чыршысы» федераль хәйрия акциясенә кушылды һәм аз тәэмин ителгән яки күп балалы гаиләләрдәге балаларның берничә яңа ел теләген башкарды. Ул Казанның күп балалы гаиләсеннән Екатерина исемле кызга ноутбук бүләк итте, Чаллы малаена үзен танкист ролендә сынап карарга ярдәм итте. Ә төзелеш темасы белән шөгыльләнүче Олег тимер-бетон панельләр җитештерү заводында булды.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. Ул авырудан интегүче Ставрополь крае укучысының Яңа ел теләген башкарган инде. Кыз һәрвакыт «Лебединое озеро» балетын карарга хыялланган, шулай ук Бурятиядән авыручы малайның янгын сүндерүче ролендәге хыялын тормышка ашырган. Мәскәү өлкәсеннән 14 яшьлек Марк гаиләсенә Россия Президенты фатир мәсьәләсен хәл итәргә булышкан.