Азнакайда Санкт-Петербург рәссамының картиналар күргәзмәсе ачылды
![Азнакайда Санкт-Петербург рәссамының картиналар күргәзмәсе ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/08e32e2e796d72e2f63458d3e448e09cf896271f/store/fill/780/440/0d9e076d1251f11c1508f4358a8b983426349d972f925cb7ef61f5bce39c/13e7ebfc789a91e9a99ec7f6b551b003.jpg)
(Азнакай, 10 апрель, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илдус Вахитовның картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Санкт-Петербург рәссамы узенең иҗатында берничә теманы яктырта, аның иң яраткан жанры — пейзаж. Флотта хезмәт иткәнгәдер, үзе сәяхәт иткән диңгезләрне чынбарлыгы белән күрсәтә. Татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф — гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла. Петербургта яшәү дәверендә борынгы шәһәрнең һәр күзәнәген оста итеп яктырта», — дип хәбәр итә безгә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.
Илдус Вахитов 1956 елда Уралда, Свердловск шәһәрендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук рәсем ясарга ярата, студиягә йөри. Туган шәһәрендә сәнгать — профессиональ училищесында укый, шулай ук югары белем алуга ирешә.
«Тормыш көзгесе» картиналар күргәзмәсе 31 майга кадәр эшлиячәк.