Сочида «Колумбайн»* интернет-берләшмәсе администраторын тоткарлаганнар
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Сочида «Колумбайн»* террорчылык интернет-берләшмәсе администраторын тоткарладылар.
Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) шул турыда җиткерде. Ведомство хәбәрен РИА Новости чыгарды.
«Сочи шәһәрендә 2005 елда туган Россия гражданины тоткарланган. Ул „Колумбайн“* хәрәкәте интернет-берләшмәсенең администраторы булган. Аның мәгариф учреждениеләрендә массакүләм үтерүләр идеологиясен пропагандалауга, Россия мәктәпләрендә террорлык актлары әзерләү турында күрәләтә ялган мәгълүмат таратуга катнашы бар», — диелә релизда.
Тоткарланучы сөйләвенчә, интернет-берләшмә белән идарә итү хокукларын аңа Украина гражданины тапшырган. Ул үзен «Белая Роза» дип атаган, егет белән ул Telegram аша элемтәдә торган.
«Хокук саклау органнары Интернетта „Белая Роза“ исеме белән утыручыны Украина гражданины Овсюк Ярослав буларак белә. Ул 2005 елда туган. 2021 елның ноябрендә ул Казанда яшәүче кешене мәктәпкә һөҗүм итәргә үгетләүдә катнашкан. Бу акция туктатылды», — дип өстәделәр Федераль куркынычсызлык хезмәтендә.
Тоткарланучыга карата процессуаль карар кабул ителәчәк.
2021 елның ноябрендә Казанда мәктәпкә коралланып һөҗүм итәргә әзерләнгән яшүсмерне тоткарладылар. Аның өендә пневматик винтовка тапканнар. Яшүсмер аннан ничек хәрби корал ясап булуы турында кызыксынган. Гаджетларында бу турыда эзләү тарихлары табыла.
Икенче февраль көнне Югары суд «Колумбайн»*ны террорчылык хәрәкәте дип таныды һәм аны тыйды.
* Россиядә тыелган террорчылык хәрәкәте.