«Печән базары — 2020» фестивале программасы: милли киемлеләргә - бүләк!
Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар мәйданчыгы, лекторий, иммерсив театр, биюләр, экскурсияләр, фотозона, татар чәе өстәле, татар күлмәкләре, квест, кино, заманча музыка концерты һәм башка мәйданчыклар. Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, аш осталары, музыкантлары һәм башка креатив өлкә вәкилләренең эшләре белән танышып булачак. Чарада шулай ук башкорт, удмурт, чуваш һәм ногай мәдәнияты вәкилләре дә катнашачак. Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңлау, татар телен комадан чыгаруга багышланган ми давылында фикер алышу, татар чәен эчү йоласында катнашу мөмкин булачак. Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен аерым бер җирдә көн дәвамында балалар мәйданчыгы эшләр — биредә кызыклы уеннар, татар телендә китаплар уку, иҗади остаханәләр көтелә. Махсус фотозона XVIII–XX гасырлар чоры көнкүреше элементлары белән бизәләчәк. Фестиваль яшь татар режиссерларының фильмнарын күрсәтү һәм концерт белән тәмамланачак. Быел «Печән базары» кысаларында беренче мәртәбә « Милли кием көне » узачак. Бу идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. «Милли кием» көне иммерсив театр рәвешендә узачак. Режиссеры — Камал театрының танылган режиссеры Айдар Җәббаров . Интерактив Фестиваль вакытында Татарстан Республикасы Суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүенә 30 ел тулуга багышланган интерактив узачак. Аның барышында 1990 ел вакыйгаларын искә алу, аларны үз күзе белән күргән кешеләрнең хатирәләрен тыңлау, шул чорның газетларын уку һәм фотохроникасын карау көтелә. Программа 29 август Лекторий Лекторий мәйданчыгында Россия һәм дөнья күләмендәге актуаль темалар татар күзлегеннән тикшереләчәк: 12:30-13:00 «Беларусь музыкантлары" Лектор: Рәдиф Кашапов — музыкант, Yummy Music лейблының креатив директоры; 13:00-13:40 «Җыр һәм чор» — узган гасыр татар пластинкаларын тыңлау Лектор: Инсаф Хәмитов — коллекционер, Камал театры директоры урынбасары; 13:50-14:30 «Галиябану» драмасы: бала белән сәяхәт итү — бәхетме, җәзамы?» Лектор: Эльза Набиуллина — радио алып баручысы, укытучы, 50дән артык илдә йөреп кайткан әни; 15:10-16:20 Дискуссия: «100 һәм 30: ТАССР һәм суверенитет биргән сабак" Модератор: Әлфрид Бостанов — Амстердам университеты профессоры. Катнашучылар: Эдуард Хәйруллин — «Татарстан 100: прежде и теперь» китабы авторы һәм «Татмедиа» җитәкчесе урынбасары; Дамир Исхаков — тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире; Руслан Айсин — сәясәт белгече, «Поистине» концептуаль интернет-журналының баш мөхәррире. 16:30-17:30 Ачык һавада ми давылы: «Татар телен комадан чыгару буенча 70 идея» Дискуссия барышында җыелган фикерләр Татарстан вице-премьеры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау комиссиясенә җиткереләчәк.
Дизайн-маркет һәм фудкорт Быелгы дизайн-маркетта Казан, Уфа, Төмән өлкәсе, Сочи һәм Мәскәүдән килгән 50дән артык дизайнер катнаша. Заманчалаштырылган татар киеменнән тыш, биредә татар телендәге өстәл уеннары, киез һәм күннән ясалган кул эшләнмәләре, татар курае, китаплар, сувенирлар, тукыма эшләнмәләре, өй өчен төрле кирәк-яраклар сатылачак. Ферма-маркет 12:00 — 20:00 Локация: Кабан күле яр буе, Иске Татар бистәсе, Шиһабетдин Мәрҗани урамы Фудкорт мәйданчыгында бәйрәм кунакларын милли тәм-томнар, төрле камыр ризыклары, Казан кафе һәм рестораннары әзерләгән татар милли ашлары белән сыйлаячаклар. Шулай ук биредә Татарстан фермерларының продукциясе тәкъдим ителгән ферма-маркет узачак.
Татарча чәй эчү йоласы һәм фотозона 12:00 — 20:00 Локация: палуба Фудкорттан тыш, аерым бер җирдә Казанның «Чәк-чәк музее» татарча чәй эчү церемониясен оештыра. Биредә һәр кеше үзен XX гасыр башы чорына эләккәндәй хис итәчәк. Кабан күленә карап, төрле үләннәр һәм киптергән җиләк өстәп пешергән хуш исле татар чәен эчеп булачак. Фотозона 12:00 — 20:00 Локация: Шиһабетдин Мәрҗани урамы Чәй церемониясеннән ерак түгел генә махсус фотозона эшлиячәк. Биредә XVIII–XX гасырлар чорына «әйләнеп кайтып», шушы мохиттә фотога төшеп булачак. Экскурсияләр 12:00 — 22:00 Локация: Шиһабетдин Мәрҗани урамы Гадәттәгечә, «Печән базары»нда кунакларны Татар бистәсе яшәеше һәм тарихы белән таныштыра торган экскурсияләр узачак. 12:30-14:00 «Күл буе мәчете тарихы» Экскурсовод: тарихчы Әскәр Гатин (җыелу урыны: Ш. Мәрҗани урамы, 22 — «Восточный базар» рестораны янында, Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары кисешендә) 14:00-15:30 «Татар хатыны дөньясы» Экскурсовод: ТР атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева һәм «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтының мемориаль лабораториясе вәкилләре (җыелу урыны: Камал театрының төп ишекләре) Экскурсияләрдә катнашу өчен теркәлү мәҗбүри: https://forms.gle/JkCFCjzfBFwpBQY88 Балалар мәйданчыгы Ике көн дәвамында фестивальдә балалар мәйданчыгы эшләп киләчәк. 12:00-16:00 «Шаян ТВ» балалар телевидениесы белән экспериментлар, остаханәләр 12:00-19:00 Кондитер Рания Борһанова белән имбир прәннекләрен матурлау, капкейклар бизәү 14:15-14:40, 15:30–16:00 Яр Чаллы язучысы Рамилә Китабова белән татар китапларын уку 12:30-17:30 «Акыллым» балалар бакчасы: сенсорика импровизациясе, өстәл уеннары, иҗади остаханәләр
Бию for you Ел саен оештырыла торган Бию for you мәйданчыгында профессиональ хореограф, «Kazan» бию ансамбле студиясе педагогы Нигина Низамиевадан лекцияләр һәм мастер-класслар көтелә: 17:30-18:00 Лекция: «Татар биюе тарихы һәм аның төбәкләрдәге үзенчәлекләре» 18:00-18:30 Татар биюе буенча мастер-класс 18:30-19:00 Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы Сәидә Минубаевадан биюле татар уеннары. Локация: палуба Концерт «Печән базары»ның музыкаль өлешен быел фестиваль партнеры — Tat Cult Fest оештыра. Кабан күленең йөзмә сәхнәсендә Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Ижау һәм Кавминводының заманча музыкантлар чыгыш ясаячак. 18:00 Taraf 18:30 Азат Гыймадиев 19:00 Рәдиф Кашапов 19:30 Ислам Сатыров (Минеральные воды) 20:00 Shanu Локация: Кабан күленең йөзмә сәхнәсе Кино Фестивальдә Илшат Сәетовның «Алтын битлек» яулаган биюче, хореограф Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» фильмын алдан күрсәтәчәкләр. 20:00 — 21:30 Локация: палуба Программа 30 август Иммерсив шоу «Милли кием» — яңа шәһәр традициясен булдыру максатыннан оештырыла. Бу елдан башлап 30 август көнне Кабан күле ярында йөз ел элек булган мохит тудырылачак. Республика көнен милли костюмнар киеп, яр буенда бәйрәм итү гадәткә кертелә. Милли киемнән киенеп килгән барлык кунакларны да бүләкләр көтә. Яр буенда үзенчәлекле иммерсив спектакль узачак — биредә узган гасыр башы Татар бистәсе яшәешен чагылдырган күренешләр уйнатылачак. Көн дәвамында кунаклар төрле мизгелләргә эләгеп, шушы чор мохитен тоя алачаклар. Әйтик, базар сәүдәгәре белән сөйләшеп алырга, яисә бистәдә яшәүчеләр белән бергә ТАССРның беренче картасын өйрәнергә мөмкин булачак. Иммерсив постановканың режиссеры — Камал театрының яшь режиссеры Айдар Җәббаров.
Лекторий 14:00-15:00 Дискуссия: «КИБЕР Татар теле» Модераторлар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм «Сәлам! " дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов ; 15:00-16:00 «Татарча хюгге. Татар бәхетенә багышланган беренче китап» Спикер: Динара Зиннәтова — «Бәхет. Счастье по-татарски» китабы авторы, блогер, «Че гуглит татар кызы» төркемен булдыручы; 16:00-17:00 Дискуссия: «Татар бистәләренең үткәне һәм киләчәге» Модераторлар: Марсель Фәттахов — «Milli migmar» паблигы җитәкчесе; Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты. Ферма-маркет 12:00 — 20:00 Локация: Кабан күле яр буе, Иске Татар бистәсе, Шиһабетдин Мәрҗани урамы Фудкорт мәйданчыгында бәйрәм кунакларын милли тәм-томнар, төрле камыр ризыклары, Казан кафе һәм рестораннары әзерләгән татар милли ашлары белән сыйлаячаклар. Шулай ук биредә Татарстан фермерларының продукциясе тәкъдим ителгән ферма-маркет узачак.
Татарча чәй эчү йоласы һәм фотозона 12:00 — 20:00 Локация: палуба Фудкорттан тыш, аерым бер җирдә Казанның «Чәк-чәк музее» татарча чәй эчү церемониясен оештыра. Биредә һәрбер кеше үзен XX гасыр башы чорына эләккәндәй хис итәчәк. Кабан күленә карап, төрле үләннәр һәм киптергән җиләк өстәп пешергән хуш исле татар чәен эчеп булачак. Фотозона 12:00 — 20:00 Локация: Шиһабетдин Мәрҗани урамы Чәй церемониясеннән ерак түгел генә махсус фотозона эшлиячәк. Биредә XVIII–XX гасырлар чорына «әйләнеп кайтып», шушы мохиттә фотога төшеп булачак. Экскурсияләр 12:00 — 22:00 Локация: Шиһабетдин Мәрҗани урамы Гадәттәгечә, «Печән базары»нда кунакларны Татар бистәсе яшәеше һәм тарихы белән таныштыра торган экскурсияләр узачак. 10:00-11:30 «Даһи-интроверт? Урыс Каюм» Экскурсовод: Каюм Насыйри музее хезмәткәре Динә Хабибуллина (җыелу урыны: К. Насыйри урамы, 10) 10:00-11:00 һәм 12:00–13:00 «Сәүдәгәр Муллин утары» Экскурсовод: утар хезмәткәре Светлана Дильмиева (җыелу урыны: Каюм Насыйри урамы, 11 — Сәүдәгәр Муллин йорты каршында. Экскурсиядән соң кунакларга татар милли ризыклары белән чәй дегустациясе тәкъдим ителәчәк (түләүле рәвештә). Экскурсияләрдә катнашу өчен теркәлү мәҗбүри: https://forms.gle/JkCFCjzfBFwpBQY88
Балалар мәйданчыгы Ике көн дәвамында фестивальдә балалар мәйданчыгы эшләп киләчәк. 12:00-19:00 «Сабыйлар» балалар үзәге: табигый материаллар белән иҗади остаханәләр 12.30-17.30 «Акыллым» балалар бакчасы: сенсорика импровизациясе, өстәл уеннары, иҗади остаханәләр 13:50-13:40, 14:30–15:00 Яр Чаллы язучысы Рамилә Китабова белән татар китапларын уку 12:00-19:00 Кондитер Рания Борһанова белән имбир прәннекләрен матурлау, капкейклар бизәү Локация: Шиһабетдин Мәрҗани урамы, мәчет һәм подиум-сәхнә арасы Концерт «Печән базары»ның музыкаль өлешен быел фестиваль партнеры — Tat Cult Fest оештыра. Кабан күленең йөзмә сәхнәсендә Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Ижау һәм Кавминводының заманча музыкантлар чыгыш ясаячак. 16:00 Shoner Paul 17:00 Суоми (Ижау) 18:00 Закария 18:30 Ruzilä+Tämlekästär (Уфа) 19:15 Baradj (Казан-Питербур) 20:15 Gauga Локация: Кабан күленең йөзмә сәхнәсе