Апасның «АгроАктив» хуҗалыгында «Кыр көне» узды. «Кыр көне» чарасында республиканың төрле районннарыннан килгән 50гә якын авыл хуҗалыгы белгече катнашты. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.
Белгечләр үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешманың эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Шулай ук көнбагыш, рапс, көзге һәм язгы бодай, арпа культураларының заманча технологияләргә таянып үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын карады.
«Безнең тәҗрибәне республикадан килеп өйрәнәләр. Бу – безне таныту, эшебезне күрсәтү өчен уңай күренеш. Һаман үсештә булырга тырышу, заман белән бергә атлау – хәзер бит көн таләбе», – дип сөйли «АгроАктив» хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
«АгроАктив» - замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы хуҗалык. Биредә мул уңыш җыеп алуның серләрен яхшы беләләр, һәрдаим өйрәнәләр. Заманча технологияләргә таянып эшлиләр. Әлеге максатта хуҗалыкта 20 гектарда тәҗрибә мәйданчыгы да оештырылган. Биредә хуҗалык үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешма белән берлектә тәҗрибә үткәрә, диелә хәбәрдә.