Татарстан предприятиеләре үсеш планнарын Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының беренче урынбасары Василий Осьмаковка һәм тышкы сәүдә өлкәсендә Халыкара кооперация һәм лицензияләү департаменты директоры Роман Чекушовка тәкъдим иттеләр. Бу хакта министрлыкның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре резидентларның куәтләрен, яңа проектларны һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасының тикшеренү үзәге, шулай ук «Алабуга Политех» көллияте эшчәнлеген бәяләде. Моннан тыш, кунаклар Алабуга аккумулятор заводында булдылар. Аккумулятор тармагы перспективалары һәм предприятиедә җитештерелгән продукцияне экспортлау мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Шулай ук ведомство вәкилләре КАМАЗның преслау-рам цехында булды, анда аларга илебездә җитештерелгән роботларның автомобиль төзелешендә һәм «Хайер Рус» технопаркында ничек кулланылу мөмкинлеген күрсәттеләр.