«Корстон»да «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында талантлы modest fashion-дизайнерлар катнашында мода күрсәтү тамашасы узды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әлеге чараның югары мәдәниятле, сәнгати зәвык белән оештырылганын ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да ассызыклады. «Бик матур, искиткеч дәрәҗәдә оештырылган тамаша. «KazanForum»да мода тамашасын сокланып карыйбыз. Биредә чын ислам, тыйнаклык модасын күрәбез, ярымшәрә килеш мода күрсәтүче кызлар юк һәм бу бик дөрес», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Мода тамашасында Россия, Мисыр, Индонезия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сенегал, Франция һәм БДБ илләреннән барлыгы 10 дизайнер коллекциясе тамашачы хөкеменә чыгарылды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Музыкаль яктан чараны Yatmas Dusai проекты бизәде.