Түбән Камадан биш яшьлек Айсель Сәгыйтова «Балачак» халыкара вокал конкурсы лауреаты булды. Бу хакта «Нижнекамская правда»га сылтама белән https://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Конкурска 1300 гариза бирелгән, һәм бары тик 40 артист кына финалга үткән һәм гала-концертта чыгыш ясаган.
Айсель Сәгыйтова икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән.