Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин KazanForum кысаларында Казахстан Премьер-министры урынбасары Серик Жумангарин белән очрашты. Фикер алышуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөснуллин Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең дустанә характерда булуын билгеләп үтте. Монда ике дәүләт лидеры зур роль уйный - 2023 елда Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев 6 тапкыр очрашты.
«Безнең илләр арасындагы күптән һәм бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнашкан. Барлык тармаклар буенча да диярлек уртак эшебезнең күләме бик зур. Үзара товар әйләнеше артты», - дип белдерде Россия вице-премьеры.
Әңгәмәдә «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
«Сез безнең туганнар, һәм безнең мөнәсәбәтләр тиешенчә үсеш ала. Бездә югары стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре булуын һәрвакыт билгеләп үтәм», - диде, үз чиратында, Серик Жумангарин.
Искәртик, KazanForum кысаларында бүген «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара транспорт коридоры үсеше»нә багышланган сессия узды.